Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәчетле районында яшәүче яшь егет идарә иткән машина авариядә тимер өеменә әверелгән

news_top_970_100
Мәчетле районында яшәүче яшь егет идарә иткән машина авариядә тимер өеменә әверелгән
Фото: Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда авариядә «Лад Приора» машинасы тимер өеменә әверелгән. Имгәнүчеләр бар. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Юл һәлакәте бүген көндез Кропачево-Мәсәгуть-Ачыт юлында була. 2002 елда туган ир-ат идарә иткән «Лада Приора» машинасы Екатеринбургтан Кропачево ягына таба бара. Егет Мәчетле районында яшәүче кеше була.

Машина йөртүче идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыга. Биредә ул «КамАЗ» йөк машинасына бәрелә. «КамАЗ» белән Чаллыда яшәүче, 1997 елда туган ир-ат идарә итә.

Авариядә «Лада Приора»ның йөртүчесе, 1992 елда туган пассажиры имгәнә, аларны Мәсәгуть район хастаханәсенә илткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100