Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәчетле районында исерек шофер утырган машина юл инспекторын сөйрәп алып киткән

news_top_970_100
Мәчетле районында исерек шофер утырган машина юл инспекторын сөйрәп алып киткән
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Мәчетле районында исерек йөртүчене ЮХИДИ инспекторлары тоткарлаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, машинаны туктаткач, инспектор йөртүчегә двигателен сүндерергә һәм патруль машинасына күчеп утырырга куша. Ләкин машина йөртүче моны үтәүдән баш тарта.

Шуннан соң инспектор машинаны үзе сүндермәкче була. Машина рулендә утыручы 40 яшьлек шофер исә газ педаленә баса һәм машина алга таба китә. Шулай итеп ул ЮХИДИ инспекторын да 100 метр чамасы сөйрәп алып бара. Аннары бу йөртүчене тоткарлыйлар.

Ир-ат 2020 елда исерек килеш йөргән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Бу юлы да ул өреп чыгарган һавада алкоголь булуы ачыкланган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

 

Реклама хокукында

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100