![Мәчеткә кергәндә һәм чыкканда әйтелә торган зикерләр](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/2/8/042c8e2809cfbfad24f6486d520647a9.jpg)
Мәчеткә керүнең дә үз әдәбе бар: уң аяктан атлап керергә һәм әлеге зикерне әйтергә кирәк:
Аллаһүммә фтәх ли әбүәбә рахмәтик
«Әй Аллаһ! Миңа Үзеңнең рәхмәт ишекләреңне ач!» (Мөслим риваяте)
Мәчеттән чыкканда исә сул аяк белән чыгу тиешле, һәм әлеге доганы укысаң, саваплы булырсың:
Аллаһүммә инни әсәлүкә мин фадл
«Әй Аллаһ! Мин Синнән фазыйләтеңне сорыйм».
«Каләм» нәшрияты җыентыгыннан