Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында салават әйтү турында аңлаталар.
«Мәчеткә кергәндә һәм чыкканда да, доганың башында һәм ахырында да салават әйтүне хуплаган хәдисләр бар.
Хәзрәти Али ибн Әбү Талиб болай дип әйткән: «Хәтта мәчет алдыннан үтсәгез дә, Рәсүлуллаһка (саллә Аллаһу галәйһи вә сәлләм) салават әйтегез».
Салават әйтмәсәң, ни була соң?
Салават әйтмәү – хәсрәт (югалту) ул, чөнки Рәсүлуллаһ (саллә Аллаһу галәйһи вә сәлләм) салаватка мохтаҗ түгел, ә мөэминнәр аңа бик тә мохтаҗ», – диелә хәбәрдә.
Шушы ук каналда аңлатылганча, Пәйгамбәребезгә (саллә Аллаһу галәйһи вә сәлләм) салават әйтүнең бик саваплы булуы аятьләр һәм хәдисләрдән дә билгеле.
«Сәййидүль әнбия вә хатәмүл мөрсәлин булган пәйгамбәребез Мөхәммәд Мустафа саллә Аллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Кем миңа 1 мәртәбә салават әйтсә, Аллаһ аңа моның өчен 10 мәртәбә салават әйтер» (Мөслим).
Икенче бер хәдисендә Рәсүл Әкрам саллә Аллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Кыямәт көнендә Миңа якынрак булганнарыгыз – Миңа ешрак салават әйтүчеләрегездер» (Тирмизи).
Димәк, куркыныч Кыямәт көнендә пәйгамбәребез белән бергә булырга теләсәк, салаватларыбызны күп һәм еш итеп әйтик.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд, дип ишеткән вакытта без, «Әллаһүммә салли аләә Мөхәммәд» яки, «Саллаллаһу аләйһи вә сәлләм» дип булса да әйтергә тиешбез», – диелә хәбәрдә.