Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәчеткә кергәч кешеләргә сәламне намаз укыганчы бирәләрме, әллә намаз укыгачмы?

news_top_970_100
Мәчеткә кергәч кешеләргә сәламне намаз укыганчы бирәләрме, әллә намаз укыгачмы?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Мәчеттә үзеңне ничек тотарга? Кешеләргә сәламне намаз укыгач бирергәме, әллә аннан соңмы? Нәрсә турында сөйләшергә ярамый? Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында шул хакта аңлаталар.

«Әхлак кешене бизи. Мәчеттә үзеңне ничек тотарга?

Мәчеткә уң аяктан атлап керергә, сул аяк белән атлап чыгарга.

Мәчеткә кергәндә аякны чистартып керү тиешле. «Бисмиллаһ», әйтеп кергәннән соң дога укыгыз. Ходайдан шәфкать-миһербан сорагыз.

Мәчеткә алдан ук ниятләп керү саваплы. Тыныч һәм тавышсыз кергәндә күңелдә ихтирам һәм тирән дулкынлану булырга тиеш.

Беренче чиратта намаз уку. Бу намаз «Тәхиййәт әл-мәсҗед» дип атала. Шуннан соң гына мәчеттәгеләргә сәлам бирелә. Кеше булмаганда, үзегезгә һәм Аллаһның иманлы колларына сәлам бирегез.

Кәгъбәгә карап утырыгыз. Аллаһка зикер итегез, аз сөйләшегез. Гомумән, мәчеттә дөнья хәлләре, көнкүреш мәшәкатьләре турында сөйләшү урынсыз, хәтта гөнаһ санала, дигән фикер дә бар. Әлбәттә, гөнаһ ук түгел, ләкин кирәксез. Сәүдә эшләре турында сөйләшү да урынсыз.

Тавышны күтәрмәгез, кулыгызга корал алмагыз, ят эшләр белән шөгыльләнмәгез, бары тик дин гыйлемен өйрәнү һәм өйрәтү генә рөхсәт ителә.

Мәчеткә нәҗес кертергә, төкерергә һәм чүпләргә ярамый.

Зиһене сәламәт булмаганнарга һәм махау авырулы кешелергә, начар ис аңкытучыларга, суган яки сарымсак ашаган кешегә мәчеткә керү килешми. Аллаһ йортында хуш исләр генә килергә тиеш.

Мәчеттә хәер сорашмыйлар. Чыкканда изге догалар укыгыз. Аллаһтан эшләрегезне уң итүен сорагыз», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100