«Татарча хәдисләр» сәхифәсендә «Мәчеткә барып кайткан саен сиңа җәннәттә нәрсә әзерләнеп куелыр?» дигән темага хәдис чыкты.
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ عَنِ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم « مَنْ غَدَا إِلَى الْمَسْجِدِ أَوْ رَاحَ أَعَدَّ اللهُ لَهُ فِي الْجَنَّةِ نُزُلًا كُلَّمَا غَدَا أَوْ رَاحَ
Әбу Һурайра (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә:
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм болай диде: «Кеше мәчеткә барган һәм мәчеттән кайткан саен Аллаһ аңа җәннәттә һәр барган-кайткан саен сый-хөрмәт әзерләтеп куяр».Сахих Мөслим, №669
Мәчеткә йөрисең икән, димәк, сине җәннәттә, мәңгелек йортыңда көтәләр, һәм анда эләгү ихтималы бик югары дигәнне аңлата бу, диелә әлеге хәбәрдә.