Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәчет елый: Казанның төзекләндерелмәгән тарихи мәчете турында

Хакимият һәм Диния Нәзарәте, төзеләчәк яңа Җәмигъ мәчет белән мавыгып, татар бистәсенең соңгы тарихи мәчетен - Ак мәчетне читтә калдыра сыман.

news_top_970_100
«Мәчет елый: Казанның төзекләндерелмәгән тарихи мәчете турында

2022 ел татарлар өчен генә түгел, барлык ил мөселманнары өчен мөһим даталарның берсе астында үтәчәк. 922 елда ислам дине Болгар җиренә орлык салып, бүтән якын-ерак җирләргә дә тарала башлый. Шул истәлекле вакыйга уңаеннан быел Татарстанда бу уңайдан күп истәлекле чаралар үтәчәк. Инде языла башлаган кулъязма «Коръән» бастыру, изге «Болгар җыены» һәм Казанда яңа Җәмигъ мәчетен төзи башлау. Аның төзелү урыны, бинасы  турында бәхәсләр менә инде ике елдан артык бара. Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бу эшләрдә тәгаенлек барлыкка килде. 2022 елның гыйнвар аенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәүдә «Гайдаров форумы» үткән көннәрдә мәчетнең моңарчы сердә тотылган төзелү урынын әйтте. Соңыннан мөфти Камил Сәмигуллин аның нигезенә беренче таш салу вакытын да халыкка җиткерде. Соңгы мәгълүматлар буенча ул 20 майда узачак.

Башта 10,000 кешелек Аллаһ йортын төзер өчен хакимият Казансу елгасының бер өлешен ком белән күмүне планлаштыра иде. Бу эшнең елга экосистемасына зыян салу ихтималы булганга, берничә айда Җәмигъ мәчет урнашачак урынга каршы булган  кешеләр 2500 дән артык имза җыйдылар, аерым активистлар ялгыз пикетлар оештырып, интернетта петиция да төзеделәр. 30 мартка аны 4 меңнән артык кеше имзалаган.

Соңгы атнада, Аллаһ йортының төзеләчәк урыны төгәл билгеле булды. Ул «Кырлай» паркы урынында урнашачак. Казансу елгасының бер өлешен күмүдән хөкүмәт баш тарткан күрәсең.

Күп каршылыклы фикерләр уяткан Җәмигъ мәчете эшләреннән ерагаеп, тагын да күбрәк сораулар тудырган, менә инде күп еллар буе яңа татар бистәсенең, авыр хәлдә булган соңгы тарихи мәчетенә күз салыйк...

Яңа Татар бистәсенең иң борыңгы мәчете

Яңа татар бистәсенә кешеләрнең күчеп утыруы XVIII гасыр уртасында башлана. Бу күчеш үз эченә бүгенге М.Гафури, Кызыл Татарстан, Меховщиклар һәм Эш урамнары урнашкан җирләрне ала. Шуңа күрә нәкъ менә шушы территориядә беренче бистә мәхәлләсе дә барлыкка килә. 1741 елда ук хәзерге Таш мәчет урнашкан җирдә агач мәчет булганы мәгълүм. (Казан ханлыгы яулап алынганнан соң шәһәрдә беренче мәчет агачтан*, нәкъ менә шушы булган дигән фикерләр дә бар).

Мәхәллә халыкка 50 елдан артык хезмәт иткәннән соң, 1801 елда сәүдәгәр Габдрәхим әл-Оршнашбаши (халыкта Ракый бай кушаматы белән мәгълүм булган), ике катлы таш мәчет салдыра.

«Ак мәчет» 1910-1917 елгы фото.

Фото: © архив

«Ак мәчет« - Яңа татар бистәсенең иң борынгы мәчете. «Ак» – шулай ук «Унберенче җәмигъ», «Яңа бистә», «Зур таш» мәчете буларак та билгеле. Большевикларның дингә каршы сугыш башлавын күргән һәм иң мөһиме үзендә тойган беренче тере шаһит. ТатЦИК Президиумының 1929 елгы 11 апрель карары белән беренче булып Казанда нәкъ менә шушы мәчет ябыла.

1929 ел, мәчет ябылырга берничә ай кала.

Фото: © архив

Мәчет ябылганнан соң бинада башта татар мәктәбе, ә соңыннан мех фабрикасы цехы ачыла. 1930 елда мәчетнең манарасы киселә.

1932 ел. Мех фабрикасы төзелешеннән бер күренеш. Мәчет арткы планда, манара инде киселгән.

Фото: © архив

Соңгы мәчет

«Ак мәчет» – Казанда реставрацияләнмәгән соңгы тарихи мәчет. 2013 елда мәчет бинасы Диния нәзарәте идарәсенә тапшырыла. Реставрация турында инде шул елда ук сөйләшә башлыйлар, ләкин эш урыныннан кузгалмый.

Реставрациянең икенче дулкыны 2019 елда, Фәрит Сәлмән мәчетнең имам-хатыйбы итеп сайлангач башлана. Яңалык ишетелүгә ук бу турыда төрле гәҗитләр, интернет-газеталар, телеграм каналлар яза башлыйлар. Мәчеткә имам билгеләү төзекләндерүгә зур өметләр уятса да, берникадәр вакыт узуга реставрация турында тавышлар тагын тына. Шундый ук график белән, бу эш бүген дә дәвам итә. Һәр елны: реставрация проекты әзер, акча бүленгән, эшләр башлана дигән сүзләр чыга, ләкин мәчет һаман авыр хәлдә.

Диния нәзарәте җавабы

Безнең редакция, мәчетне төзекләндерү эше нинди этапта булганы, бу елны реставрация юнәлешендә нинди эшләр эшләнәчәге турында ТР  Диния Нәзарәтеннән сорады. Җавапта безгә түбәндәгеләрне хәбәр иттеләр:

«Хәзерге көндә Нәзарәтнең «ТР Вакыф» фонды тарафыннан бинаны реставрацияләүнең проекты тикшерелә. Быел федераль бюджеттан, проект тикшерелеп беткәч реставрация эшләрен башлап җибәрү өчен, финанслау көтелә. Әлегә эшләр арасында манараны торгызу, янкормаларны сүтү, түбәне ябу, тәрәзәләр кую, эчтәге ремонт-реставрацияне башкару күздә тотыла».

Мәчет төбәк дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты булу сәбәпле, андагы төзекләндерү эшләре катгый регламентлар кысаларында үткәрелә. 2020 елда ТР Диния нәзарәте шул хакта хәбәр иткән иде инде.

«Бер яктан, мәчетнең тарихи йөзен саклап торгызу һәм саклау зарурилыгы бар, ә икенче яктан — аны, өммәтнең заманча таләпләрен исәпкә алып, тулысынча файдалану мөһим», — ди Диния нәзарәте.

Мәчетне Мехкомбинаттан алып кире өммәткә кайтаруга зур өлешне кертүче - Әхмәд хәзрәт Сабиров. Аның тырышлыгы үз вакытында чыннан зур булды, ди Диния нәзарәте. Бу бинаны төзекләндерүдән тыш, мәчет имам-хатыйбы территориядә мәхәллә кешеләре өчен уңайлы яңа корпус төзергә тәкъдим итте. Анда кухня, төшке аш залы, санузеллар һәм тәһарәтханә  булдырырга тәкъдим ителә. Революциядән соң барлыкка килгән һәм мәдәни кыйммәткә ия булмаган корылмаларны сүтү тәкъдим ителә. Элек мәчет бинасында консервация эшләре үткәрелгән иде.

Диния нәзарәте белдерүченә, хәзер бөтен багланышлар нәзарәт һәм Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисеГущин Комитеты арасында бара. Документацияне Вакф фонды әзерли. 

Шулай ук без мәчетнең имам-хатыйбы Фәрит Сәлмән белән элемтәгә кердек:

Кызыклы факт

Татар совет әдәбиятында мәчет ябылуы һәм аннан соң булган хәлләр турында җентекләп аңлаткан әсәрләр юк диярлек. Ул аңлашыла да – бу әсәр «җепшеклек килгән» 60 елларда язылган булса да, дин совет кешесенә әле ул вакытта да «чит әйбер» кебек күренә иде. Танылган халык язучысы Әмирхан Еники беренчеләрдән булып «Мәчет елый» әсәрендә, «Ак мәчет» турында һәм ул ябылгач булган хәлләр турында сөйли.

«Ул кышны Яңа бистә татарлары арасында гаҗәеп сәер бер хәбәр тарала башлый: күптән түгел ябылган шундагы мәчет елап утыра, имеш. Дөресрәге, таш мәчеттән һәр көнне, караңгы төшкәч, бала җылавына охшаган тавыш ишетелә...». Менә шундый җөмләләр белән башланып китә бераз күләгәдә калган Әмирхан Еники әсәре.

 Әмирхан Еники

...Россиянең бер үзенчәлеге бар - аның һәрбер мыскал җирендә тарих эзләре калдырган символизм күрергә була. Еракка китмичә сезгә бер мисал... 1927 елда, Ак мәчет урнашкан урам «Кызыл Татарстан» исемен йөртә башлый, күп тә үтми 1930 елда ул  большевиклар кадаган «кызыл хәнҗәрне» үз өстендә тоя. Символизм нәрсә дә соң? Мәчет ябылганга, манара өстеннән хәнҗәр үткәнгә 93 ел узып киткән. Бу тугыз дистә ел вакыт эчендә илнең исеме генә түгел, идеясе үзгәрде... Әмма Кызыл Татарстан атамасы сакланып калды һәм мәчет җимерек килеш кала бирә. Бу җирдә, бу урамда һаман большевиклар идеологиясе саклана, ямьләнә, яши...

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 31 июль 2022
    Исемсез
    Мэчетебезнен шундый ташландык хэле йорэкне тетрэндерэ… Бэлки жэмиг мэчет кирэктер, лэкин бу язманы укыгач, шундый уй килэ, безнен турэлэр тарихи мэчеткэ дэ, татарнын тарихына да, уз халкына да кул селтилэр. Бу мэчетне елатып , крупномасштабный проэктларынын куанычы булыр микэн…
  • 18 апрель 2022
    Исемсез
    Муллаларнын, блогер- хәзрәтләрнең, нәзарәт турәләренең машиналарын сатсаң, бу мәчетне бер атнада ремонтлап, манарасына алтын ай куярга була👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100