
Мәчеләр – яраткан йорт хайваннарыбыз. Әмма алар, теләсә нинди хайваннар кебек үк, кеше өчен куркыныч инфекцияләр таратучы булырга мөмкин. Шуңа күрә Роспотребнадзор саклык чараларын үтәргә кирәклеген искәртә. Бу хакта «Аргументы и Факты» яза.
Котыру – үлемгә китерә ала торган инфекция
Котыру чире – мәчеләрдән йога торган иң куркыныч авыруларның берсе. Вируслы авыру хайванның селәгәендә була, һәм ул тешләгән, тырнаган очракта кеше организмына эләгә ала. Шулай ук тәндәге ярага мәченең селәгәе эләккәндә дә йогарга мөмкин. Авыруны дәвалап булмый һәм вакытында чаралар күрмәсәң, ул үлемгә китерә.
Инфекциядән саклану өчен, хайванга даими рәвештә котырудан вакцина ясалырга тиеш. Кыргый хайваннар белән элемтәгә керүенә юл куймаска кирәк. Әгәр сезне таныш булмаган мәче тешләгән яки тырнаган икән, шунда ук яраны сабын белән юарга һәм вакцинация өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кыркучы тимрәү – тиредәге гөмбәчек инфекциясе
Бу авыруны микроскопик гөмбәчекләр китереп чыгара, һәм алар тиредә, чәчтә һәм тырнакларда була ала. Чир мәче белән турыдан-туры элемтәдә булганда яки аның йоны калган предметлар аша йогарга мөмкин.
Авыру йокса, кешедә кырыйлары ачык булган кызыл, кабарып торучы таплар (еш кына боҗра формасында), кычыту, тырнаклар зарарланган очракта – аларның калынаюы, төсе үзгәрү билгеләре барлыкка килә.
Дәвалау өчен гөмбәчеккә каршы майлар, дарулар (авыр очракларда) кулланыла. Инфекция таралмасын өчен авыруны вакытында дәваларга кирәк.
Токсоплазмоз – йөкле хатыннар өчен яшерен куркыныч
Токсоплазмозны мәче экскрементларында булырга мөмкин паразитлар китереп чыгара. Күпчелек кешеләрдә авыру симптомсыз уза, ләкин йөкле хатын-кызлар һәм иммунитеты какшаган кешеләр өчен ул куркыныч.
Инфекция йокмасын өчен, мәче тизәкләре савытын чистартканда перчаткалар киегез, кулларыгызны яхшылап юыгыз. Мәчегә чи ит ашатмагыз.
Фелиноз
Кечкенә генә тырналу да Bartonella henselae бактериясе йогуга сәбәп булырга мөмкин. Инфекция кешегә тырналган тире аша яки авыру хайванның селәгәе яраларга һәм лайлалы тышчаларга эләккәндә (мәсәлән, күзгә) йога ала.
Авыру йогу билгеләренә килгәндә, тырналган урында шеш, үлек барлыкка килә, лимфа төеннәре зурая, температура күтәрелә, һәм хәлсезлек барлыкка килә.
Үзеңне саклау өчен, тырналган эзләрне антисептик белән эшкәртергә, ә ялкынсыну билгеләре булганда – табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мәчеләрдән йога торган инфекцияләрдән үзеңне ничек сакларга?
- Мәче белән уйнаганнан соң кулларыгызны юыгыз.
- Йорт хайванын борча һәм талпаннарга каршы даими эшкәртеп торыгыз.
- Сукбай хайваннар белән элемтәгә керүдән саклагыз.
- Профилактика өчен тиешле вакытта ветеринарга барыгыз.