Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәҗбүриләп булмас»: Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов кызлары Таңсылу эстрададан китә?

news_top_970_100
«Мәҗбүриләп булмас»: Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов кызлары Таңсылу эстрададан китә?
Фото социаль челтәрдән алынды

Кызлары Таңсылу белән бергәләп башкара торган «Калсын күңел яшь булып» җырын Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов дуэтка гына әйләндереп калдырганнар. Сәбәбе – Таңсылуның соңгы вакытта иҗат дөньясыннан бераз читләшүе.

«Таңсылуыбыз соңгы арада җырларга бик атлыгып тормый. Шуңа күрә бу җырыбызны дуэт итеп яздырдык. Матур тавышлы, талантлы булса да, мәҗбүриләп җырлатып булмас. Бәлки, соңрак теләге уяныр. Анысын вакыт күрсәтер», – дип аңлата моны Ләйсән Гыймаева социаль челтәрләрдә.

«Интертат»ка әңгәмәдә Ләйсән Гыймаева Таңсылуның музыка юнәлешендә укырга җае булса да, башка һөнәр сайлавы хакында сөйләгән иде. Аны Винера Ганиева да үз классына укырга чакырган булган, ләкин Таңсылу телләр өйрәнүне сайлаган. «Ул – җырчы һөнәренең җиңел булмаганлыгын күреп үскән бала. «Юлда барып, бизәнеп-ясанып, матур итеп елмаеп сәхнәгә чыгуы бигрәк авыр бит», – дип әйткән, шикләнгән вакытлары да була», – дигән иде Ләйсән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100