Россиядә яшәүче һәр кеше гомерендә бер мәртәбә дислипидемиянең нәселдән килә торган формаларына анализ бирә ала, моның ярдәмендә йөрәк-кан тамырлары авыруларына бирешүчәнлекне ачыклап була. Бу турыда Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сөйләде, дип яза РИА Новости.
«Бүген һәр кеше, әйтик дислипидемиянең нәселдән килә торган формаларына тикшеренү уза ала. Махсус анализ бар, аны гомер эчендә бер тапкыр биреп була, тик сез нинди проблемаларыгыз булуын төгәл белеп торачаксыз. Ә инде медицина технологияләре, дару препаратлары ярдәмендә инфарктның, инсультның иртә үсешен кисәтә алачаксыз», – дигән Мурашко.
Аның сүзләренчә, шулай ук озын гомер буенча тикшеренүләр, йөкле хатыннарда тумыштан һәм нәселдән килә торган авыруларны ачыклый торган махсус тикшеренү программалары бар. Моннан тыш, Россиядә яңа туган балаларны 42 авыруга тикшерәләр, ә алар ачыкланган очракта «Круг добра» фонды булыша, дарулар белән тәэмин итә.