news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Маҗараларсыз йөри алмыйм» – Гөлназ Асаева белән Вилли ялда авырган

news_top
«Маҗараларсыз йөри алмыйм» – Гөлназ Асаева белән Вилли ялда авырган
"Татар-информ" архивы

Гөлназ Асаева Виллиның туган көненә онытылмаслык бүләк ясавы – аларның Мисырга ялга очулары турында язган идек. Ләкин җырчыларның кәефләре шәптән түгел. Чөнки алар авырып киткән. Гөлназ үзен кичәдән бирле начар хис итә, үзләренә берәр ярамаган ризык эләккән дип саный.

«Минем һәрвакыттагыча инде. Эчем авырта, күңелем болгана. Агуландым бугай. Мин маҗараларсыз йөри алмыйм инде. Температурам 38,5. Нимесил белән генә төшерә алдым. Вильданның да эче авырта. Ярый инде аның температурасы юк бугай», – дип сөйли ул сторисларында.

«Менә, үзем белән запас трусик алдым», – дип кушыла аңа ире.

Бу сүзләрдән көлешсәләр дә, җырчыларның ял итәргә дип килеп, чирләп ятканга борчылулары йөзләренә чыккан. «Әле тагын 3 көн ял итәсебез бар. Унысы гына кайтабыз», – дип сөйләгән Гөлназ Асаева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар