Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Маңгайдагы җыерчыкларны бетерү өчен 5 маска

Маңгайдагы җыерчыкларны бетерү өчен 5 маска тәкъдим итәбез. Бәрәңге, лимон, май һәркемдә бар. Кулланыгыз!

news_top_970_100
Маңгайдагы җыерчыкларны бетерү өчен 5 маска

1) Бер пешкән бәрәңгене изәбез. Аңа берәр чәй кашыгы сөт, зәйтүн мае һәм каймак кушабыз. Әлеге битлекне 20 минут тотарга кирәк. Атнага ике тапкыр кулланырга киңәш ителә.

2) Угыч аша берәр бәрәңге һәм кыяр чыгарабыз. Шушы массаны биткә 15 минутка сылыйбыз. Аннан лимон согы кушылган су белән юып алабыз. Чиста биткә зәйтүн мае сөртәбез.

3) Йомырканың агы, бер чәй кашыгы тоз һәм берничә кашык лимон согы кушылган массаны 10 минутка маңгайга сөртәбез. Аннан җылымса су белән юаыбыз.

4) Җылымса зәйтүн маен маңгайга сөртәбез. Өстеннән кәгазь салфетка һәм тастымал белән каплап куябыз. 15 минут биттә тотканнан соң, үлән суы белән юабыз.

5) Эретелгән парафинда кечкенә тастымалны чылатабыз. Әлеге тастымалны алдан зәйтүн мае сөртелгән маңгайга куябыз. 15 минуттан юарга киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100