news_header_bot
Язманы тыңлагыз

М-7 юлында 16 яшьлек үсмер утырган машина автоинспекторлардан качарга маташкан

news_top
М-7 юлында 16 яшьлек үсмер утырган машина автоинспекторлардан качарга маташкан
Фото: Видеодан скриншот

Кичә М-7 трассасының 1004 нче километрында автоинспекторлар 15 нче модельле «Лада» автомобилен күреп ала. Инспекторларны күргәч, «Лада» борыла һәм Алабуга ягына таба китә. Автоинспекторлар маяклар һәм тавыш сигналлары белән аны эзәрлекли башлый, дип яза «Татар-информ».

Йөртүче югары тизлектә куркыныч маневрлар ясый. Аны туктатырга теләп, автоинспекторга, кисәтү өчен, һавага 3 мәртәбә атарга туры килә. 15 километр дәвам иткән бу узыш «Лада» машинасы трассадан басуга төшеп киткәч туктый.

Рульдә Алабугада яшәүче 16 яшьлек үсмер булуы ачыклана. Аның машина йөртү таныклыгы да, машинага документлары да булмый. Автомобиль үзе дә тиешенчә теркәлмәгән һәм иминиятләштерелмәгән була.

Машинаны штрафстоянкага алып китәләр. Ә үсмергә карата, таныклыксыз автомобиль йөрткән һәм автоинспекторларга буйсынмаган өчен, берничә беркетмә төзелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар