Бүген Чаллыдан чыгу юлында, Казанга таба М7 трассасында 11 км озынлыкта бөке барлыкка килгән. Шаһитлар авария аркасында юлда хәрәкәт кыенлашуын сөйли. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Машиналар төш вакытыннан бирле юлда торырга мәҗбүр. Хәзерге вакытта навигатор бөкенең озынлыгын 11 км дип күрсәтә, ул 2нче шәһәр хастаханәсен узгач борылыштан соң башлана, диелә хәбәрдә.