Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

М7 трассасында күпердәге авариядә ике кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән – видео

news_top_970_100
М7 трассасында күпердәге авариядә ике кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән – видео
21.мвд.рф

6 августта иртәнге бишенче яртылар тирәсендә М7 «Волга» юлында Сура елгасы аша күпердә «Хендай-Солярис» һәм «Киа-Риа» бәрелешә. Авария Чувашиянең Ядринский районында була. Бу турыда Чувашия буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

​​​

Якынча белешмә буенча, «Хендай» белән Татарстанда яшәүче 38 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул каршы як полосага чыга һәм «Киа» машинасына бәрелә. «Киа» белән Чабаксарда яшәүче 44 яшьлек ир-ат идарә итә. «Хендай» йөртүчесе урында ук үлә, «Киа» йөртүчесе хастаханәдә вафат була.

Машиналарның бәрелешкәнен видеорегистратор төшереп алган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. 

Кадрларда Kia белән Hyundai кара-каршы бәрелешә.

«Киа» дагы пассажир хатын-кыз, «Хендай»дагы өч пассажир имгәнә. Алар арасында 15 яшьлек кыз да була, диелә хәбәрдә. Аларны хастаханәгә китергәннәр.

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100