news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

М5 юлында авариядә 13 яшьлек кыз һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Самара өлкәсендә булган.

news_top
М5 юлында авариядә 13 яшьлек кыз һәлак булган

ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ике йөк автомобиле белән җиңел машина бәрелешкәч, өч кеше, шул исәптән 13 яшьлек кыз да, һәлак булган.

Авария кичә Самара өлкәсендә М5 юлының 1098нче километрында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, “Мерседес” йөк автомобиленең 38 яшьлек йөртүчесе Уфа ягыннан Самарага барган. Әлегә билгесез сәбәпләр буенча, ир-ат “встречкага” чыгып, “Вольво” фурасы белән бәрелгән. Шуннан соң йөк машинасы 14нче модельле “Ладага” бәрелгән.

Юл транспорт һәлакәтендә “Мерседес” машинасы белән җинел автомобиль йөртүчеләре һәм “Ладаның” 13 яшьлек пассажир кызы һәлак булган. 59 яшьлек “Вольво” йөк машинасы йөртүчесе белән җиңел машина пассажирын хастаханәгә илткәннәр.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар