Башкортстанда М5 трассасында авариядә 200 сарык һәлак булган. Хайваннар төялгән йөк машинасы металл коймага бәрелгән һәм әйләнеп капланган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Фаҗига Чишмә районында була. Коткаручылар белешмәсе буенча, йөк машинасын йөртүчегә зыян килмәгән.
«Трассада хәрәкәт кыенлашты. Ут капмасын өчен фурага күбек сиптерелде», диелә ведомство хәбәрендә.