news_header_bot
Язманы тыңлагыз

М4 трассасында авариядә машина берничә кисәккә өзелгән, 4 кеше һәлак

news_top
М4 трассасында авариядә машина берничә кисәккә өзелгән, 4 кеше һәлак
видеодан скриншот

Краснодар краенда коточкыч авариядә җиңел машина уртлай диярлек өзелгән, 4 кеше һәлак булган. Бу турыда Краснодар крае буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән https://kazanfirst.ru хәбәр итә.

Фаҗига М4 «Дон» трассасында Туапсе районында була.

Якынча белешмә буенча, «Лада» йөртүчесе идарәсен югалта, машина каршы як полосага чыгып китә һәм MAN йөк машинасына бәрелә. Аннары җиңел машина юл кырыендагы коймага бәрелә һәм берничә кисәккә өзелә.

Авариядә 4 кеше – җиңел машина йөртүчесе һәм аның 3 пассажиры үлә. Тагын 1 пассажир имгәнгән, аны хастаханәгә китергәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар