news_header_bot
Язманы тыңлагыз

М2 трассасында берьюлы иллеләп машина бәрелешкән - видео

Мәскәү өлкәсендә бураннар котыра. 

news_top
М2 трассасында берьюлы иллеләп машина бәрелешкән - видео

26 гыйнварда М2 «Кырым» трассасында Мәскәү өлкәсендә берьюлы берничә авария була. Шулай итеп берьюлы иллеләп машина җимерелә. Бу урыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

ЮХИДИ хезмәткәрләре трассаның 4 нчедән башлап 59 нчы километрына кадәрге аралыкта аварияләр терки. Өч кеше имгәнә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Авариядә җиңел автомобильләр дә, йөк машиналары да була.

Синоптиклар кисәткәнчә, Мәскәү өлкәсендә бураннар котыра. Бу көннәрдә Мәскәүдә ярты метрга кадәр биеклектә кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар