М-12 юлында коточкыч авария: Машина тимер-томыр өеменә әверелгән, йөртүче урында ук үлгән
17 февральдә М-12 трассасының 782нче километрында Югары Ослан районында «КамАЗ» машинасына бәрелгән җиңел автомобиль йөртүчесе һәлак булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы ЮХИДИга сылтама белән хәбәр итте.
«Рено» машинасы белән 34 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул тизлеген арттыра һәм уң якта кырыйдагы полосада торган «КамАЗ»га бәрелә. «КамАЗ» юлда кардан чистарта торган техниканы каплап тора торган була.
«Рено» йөртүчесе урында ук һәлак була. «КамАЗ» йөртүчесе һәм юл хезмәте эшчеләре имгәнми.
Фотолардан күренгәнчә, җиңел машина бик нык җимерелгән, тимер-томыр өеменә әверелгән диярлек.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.