М12 трассасы Европа — Көнбатыш Кытай маршрутында Татарстанны үзәк нокта итәчәк
Мәскәү — Казан яңа трассасы триллион сумлык икътисади нәтиҗә бирәчәк. Ул технологияләр үсешенә этәргеч бирәчәк, пассажирлар йөртүне имин итәчәк, эш урыннары белән тәэмин итәчәк. Бу фикерне «Югары икътисад мәктәбе» профессоры, Транспорт икътисады һәм транспорт сәясәте институты директоры Михаил Блинкин белдерде.
«Ефәк юлының» яңарышы
М12 Мәскәү — Казан трассасы төзелеше башлану турында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 2020 елның июлендә «Алабуга» махсус икътисади зонасына килгәч әйткән иде. Аның сүзләренчә, алдагы 3-4 елда бу бөтен Россиядә иң зур масштаблы юл проекты булачак. Хәер, трассаның төгәл маршруты әлегә расланмаса да, Татарстанда бу проекттан беркем дә оттырмаячак, диде Михаил Блинкин.
«М12 трассасы төзелешеннән икътисади нәтиҗәне барыннан да элек Татарстан алачак, чөнки ул Европа — Көнбатыш Кытай маршрутының үзәк ноктасы булачак. Бу республиканың һәм гомумән Россиянең икътисади үсешенә этәргеч бирәчәк. Нәтиҗә триллион сумнарда исәпләнәчәк. Мин барлык фикер алышуларда катнаштым, исәп-хисапларны өйрәндем, чыннан да нәтиҗә бик югары: йөк ташулар икегә тапкырлана, ә йөкне ташу вакыты икегә бүленә. Әле шуңа өстәп, теләсә кайсы сәнәгать продукциясе белән көнбатыш һәм көнчыгыш базарларына чыгу мөмкинлеге барлыкка килә», — диде профессор.
Автомобиль юллары — икътисадның кан тамырлары ул. Йөк ташу һәм пассажирларны йөртү никадәр тиз булса, территорияләр дә шулкадәр тиз үсә, тормыш сыйфаты арта. Россиядә автомобиль юлларының тыгызлыгы 100 квадрат километр мәйданга 7 чакрымнан артмый. Чагыштыру өчен: Бөекбританиядә — шул ук мәйданга 172 чакрым, Франциядә — 191 чакрым.
Хәзер гамәлдә булган М7 «Идел» трассасы Россиянең үсеш темпларына җавап бирми һәм аны модернизацияләп тә булмый, дип ышана Михаил Блинкин. «М7 авторассасы бүген бер-берсенә туры килмәгән нәрсәләрне берләштерә. Бер яктан, бу зур транспорт коридорының бер өлеше. Икенче яктан, 700 чакрымга 1,5 мең чыгу юлы булган борынгы юл. Трассага чыгу юлларының шулай тыгыз булуы юлның торак пунктлар аша узуын аңлата. Ә бу халыкара һәм Россиянең йөк трафигын шактый тоткарлап тора. Чөнки торак пунктлардан узганда шофер сәгатенә 60 чакрым тизлек белән бара һәм светофорларга туктый. Йөк ташу әкрен һәм нәтиҗәсез бара», — дип аңлатты институт директоры.
Татарстан элек-электән үк зур транспорт коридорлары үзәгендә урнашкан. Борынгы заманнарда һәм Урта гасырларда республиканың хәзерге территориясен Ефәк юлының бер коридоры Урта Азия дәүләтләре белән тоташтырып торган. Йөк төяләгән кәрваннар хәзерге Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Казахстан җирләре аркылы Идел буена килгән. Аларның максаты Төньяк һәм Балтыйк диңгезләренә чыгу була. Блинкин фикеренчә, М12 автотрассасы Евразия континентының төп транспорт артериясе булырга һәм хәзерге вакытта Казахстан аркылы йөргән халыкара йөкләрнең бер өлешен алырга мөмкин.
«Кытай территориясендә инде 3 мең чакрымга якын автотрасса төзелгән, тагын 2,5 мең чакрымын Казахстан төзегән. Ә менә Россия өлеше төзелмәгән, чөнки без бик озак фикерләшәбез. Ә бит хәзер безнең трассаның альтернативасы бар. Кытайдан кайтарыла торган товарлар Казахстан аркылы Актау портына китерелә. Ә аннан Каспий аркылы — Европага. Әгәр М12 трассасы булмаса, Россия йөк транзитының читендә калырга мөмкин. Әгәр алга таба да фикер алышулар белән шөгыльләнсәк, транспорт коридоры безне урап узачак», — диде Михаил Блинкин.
Чәчәк аткан икътисадка юл
Россиядә югары техник категориядәге юллар бик аз. Бүген бу өлкәдә төп тәҗрибә Кытайда. Анда ел саен 5-6 мең чакрым шушындый автотрассалар төзелә. 2020 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Кытайда югары техник категориядәге юллар АКШка караганда бер ярым тапкырга артыграк. Мондый трасса төзү өчен сыйфатлы юл техникасы, технологияләр, югары профессиональ эшче кадрлар кирәк.
Соңгы елларда Россиядә М11 һәм М4 трассалары төзелеше барды. Бу юлларның һәрберсе яңа технологияләр, машина төзелеше үсешенә, квалификацияле белгечләр әзерләүгә этәргеч бирде.
Яңа автотрасса төзелеше Татарстан предприятиеләрен заказлар белән, ә республика халкын эш урыннары белән тәэмин итәчәк. Өстәвенә, бу төзелеш эшләренә тендерны кемнең отуына бәйле түгел. Җирле җитештерүләрнең куәтен кулланмаган генераль подрядчылар булмый, шуңа күрә бу турыдан-туры файда. Беркем дә Владивостоктан Татарстанга эшчеләр алып килмәячәк, өстәвенә, республикада квалификацияле персонал җитәрлек.
Бу яңа автотрасса Татарстанга башка сәбәпләр буенча да кирәк. Татарстанның Кама сәнәгать кластерында дөнья күләмендәге дистәләгән оешмалар урнашкан, алар үзләренең логистик максатларында М7 трассасын кулланырга мәҗбүр. Алар арасында «КАМАЗ» автогиганты, «ТАНЕКО» һәм «Нижнекамскнефтехим» нефть химиясе комплекслары, «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы күп санлы заводлар. Предприятиеләр «Идел» М7 трассасының йөк җибәрүне һәм тиешле җиһазларны кайтаруны тоткарлавы белән килешергә мәҗбүр. Яңа М12 автомагистрале бюджет барлыкка китерә торган предприятиеләр үсешенә этәргеч бирәчәк, ә димәк, республикада мәктәпләр һәм балалар бакчалары, спорт объектлары һәм хастаханәләр төзү буенча тормыш өчен әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Яңа парк һәм скверлар, төзек, матур ишегаллары барлыкка киләчәк.
Автомагистраль төзелешенең минуслары булачакмы? Әлбәттә, теләсә нинди автотрасса салу урманнарны кисүне күздә тота, әмма, Михаил Блинкин сүзләренчә, бу яңа урманнар утырту белән компенсацияләнәчәк. «Юл төзелеше буенча дөнья тәҗрибәсендә компенсацион утыртулар, кыргый җәнлекләрне мигарцияләү өчен юллар: калкулыкларга чыгу, эстакадалар һәм башка инженерия корылмалары. Җитди әзерләнгән проектта экология инженериясе объектлары булачак. Бу һәрвакыт исәпкә алына, бигрәк тә, 1А категориясенә караган югары техник автомобиль юлы турында сүз барганда», — дип сөйләде Михаил Блинкин. Тавыштан саклау өчен трасса буенда экраннар куелачак.
Шунысы да кызыклы, М12 трассасы Татарстанның нәкъ үзәгендә — Казанда күпмедер дәрәҗәдә экологияне кире торгызырга да ярдәм итәчәк. Идел аркылы яңа күпер салынгач, башкаланы көньяктан урап узу йөкләрне Казан аэропорты янындагы логистика үзәкләренә китерергә һәм шуннан алып китәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Бу бик зур өстенлек, чөнки авиация йөкләре - иң югары маржиналь йөкләр. Хәзер аларны контейнерларга салып, Казан аркылы ташырга туры килә. Бу шәһәрнең экологиясенә, юллар челтәренә йөкләнеш бирә һәм йөк ташуның икътисади нәтиҗәсен киметә. Көньяктан урап узу югары маржиналь йөкләрне югары тизлекле автотрассадан җибәрергә мөмкинлек барлыкка китерәчәк, ә бу бизнеска гаять зур нәтиҗә бирәчәк. Татарстанда логистика инфраструктурасы яхшы үсеш алган инде: тимер юл, Идел су юлы, авиаперевозкалар бар. Әгәр бу схемага тагын югары тизлекле автомагистраль дә өстәлсә, югары икътисади нәтиҗәле мультимодаль схемалар төзергә мөмкин булачак. Татарстан эшмәкәрләре яңа транспорт маршрутыннан файданы бүген үк исәпли ала», — диде Блинкин. Ул М12 трассасында сәгатенә 130 чакрым тизлек рөхсәт ителәчәк дип тә өстәде. Димәк, йөк фураларының уртача тизлеге сәгатенә 100 чакрым булачак.
Биш хәреф законы
Автомобиль юллары төзелеше буенча дөнья тәҗрибәсендә трасса салуның халык арасында шау-шу куптармый калганы юк әле. Хәтта инглиз телендә бу күренешне аңлата торган махсус термин да бар — NIMBY. Бу биш хәреф «Not in my backyard» («Не на моём заднем дворе») гыйбарәсеннән килеп чыккан. Михаил Блинкин сүзләренчә, бу дөньядагы теләсә кайсы шәһәрдә яшәүче кешенең стандарт психологиясе. Ул: «Миңа юл кирәк, минем машинам бар. Әйдәгез төзик, ләкин минем өйдән читтәрәк булсын», - дип әйтә.
«Бу эффект әдәбиятта да күп язылган, шуңа күрә проект авторлары һәрвакыт ике якны да канәгатьләндерә алырлык чишелеш табарга тырыша. Мәскәү тирәсендә ике юл төзеделәр, аларның берсе „Головной участок М11“, ә икенчесе — „Обход Одинцово“ дип атала. Ә менә Химки урманы аша беренче трассаны салганда килеп чыккан җәнҗал Россия Президентына, Еврокомиссиягә һәм шәхсән Рим папасына кадәр үк барып җитте. Ә икенче очракта шау-шу бөтенләй булмады, тыныч кына тасма кистеләр. Проектны оештыручылар халыкка юлның ни өчен кирәк булуын һәм экологияне саклау буенча нинди чаралар булачагын гына аңлатты. Шул исәптән, трассировка буенча локаль компромисслар да уздырылды. Турыдан-туры җәнҗал белән хәл итүгә караганда, халык белән акыллы компромисслар һәм компенсация чаралары турында килешү җиңелрәк һәм арзанрак булды», — диде профессор.
Автомобиль юлының Татарстан аркылы ничек узачагы әле төгәл билгеле түгел. Шулай да, автотрассаның иминлеге буенча җирле халык өчен фикер алышулар көтелә, чөнки андагы тизлекләр югары булачак. Михаил Блинкин сүзләренчә, бу мәсьәлә буенча сораулар аз булыр.
«М12 юлында юл-транспорт фаҗигаләре турында шуны әйтә алам. Россиядәге барлык федераль юллар челтәренә караганда, М7 „Идел“ юлында 100 чакрым исәбендә өч тапкыр күбрәк кеше һәлак була. Мин бу саннарны узган ел ук чыгардым. Бу ни өчен шулай? Чөнки М7 трассасының өчтән бер өлеше торак пунктлар аша уза. Ни өчен югары техник категориядәге юллар имин булып санала? Чөнки анда машиналар маңгайга-маңгай бәрелешми, полосалар коймалар белән бүленгән. Шулай ук монда җәяүлеләр кичүендә дә кешеләр һәлак булмый, чөнки бу юлларда кичүләр юк. Югары техник категориядәге юлларда аварияләр булырга мөмкин, әмма мондый куркыныч зур түгел», — диде эксперт.
Яңа автомобиль юлы төзелгәннән соң, М7 «Идел» трассасы шулай ук федераль булып калачак, аның статусы үзгәрешсез булачак. Анда йөк машиналары азрак йөриячәк һәм төрле төбәкләрдән килүчеләргә йөрү уңайлырак булачак.