Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: «Якты киләчәкле илдә яшибез. Ә бит киләчәге якты илдә яшисе килә»

Интернетта шәрә артын күрсәтеп акча эшләгән кешеләр иң шәп булып саналган илнең шәрә утырып калачагына шикләнми иде.

news_top_970_100
Мәзәкләр: «Якты киләчәкле илдә яшибез. Ә бит киләчәге якты илдә яшисе килә»
"Чаян" журналы

Вәли, әниләре өйдә булмаганнан файдаланып, Галияне өенә алып кайта.

Галия, нәрсә эчәсең? Аракымы, шәрабмы?

Шәраб…

Акнымы, кызылнымы?

Акны.

«Коры» шәрабнымы, баллынымы?

Баллы…

Градусы югарынымы, түбәннеме?

Түбәнне…

Итальян шәрабеме, Франциянекеме?..

Әйдә, Вәли, чистый башны катырдың, аракы гына сал!

***

Очучы күккә күтәрелгәч, пассажирларга һава торышын, ничә сәгать очачакларын әйтә, хәерле юл тели. Аннары, микрофонын сүндерергә оныта да кычкырып җибәрә:

Их, хәзер кофе эчәсе иде дә берәр кызны шушы штурвал кырына яткырып сөясе иде!

Стюардесса, очучыга кабынган микрофон турында хәбәр итәр өчен, кабинага йөгерә. Пассажирлар аңа кычкыра:

Кофе алырга оныттың!

***

Галия статусына яза:

Ирем командировкага киткәнен язмыйм әле. Алайса әллә нинди 35 яшькә кадәрге ирләр бүген кич җидедән соң килеп үзләренең кабәхәт теләкләрен тәкъдим итәбез дип яза башларлар.

***

Бүре белән Куян элек бик дус булганнар икән. Әмма Бүренең бер проблемасы бар — акчасы юк. Куянның гел акчасы үзе белән, әмма акчаны каян алганын әйтми. Шулай бер эчеп утыралар, Бүренең тагын акчасы юк. Куян өр-яңа кызыл биш меңлек тартып чыгара. Тагын эчәләр, Бүре акчаны каян аласың дип кыса.

Ну, Куян, әйт инде, каян акча табасың? Мин хезмәт хакын алып кайттым менә шундый ук өр-яңа биш меңлекләр белән. Ә хатын ала да, ял итәргә чыгам дисәң, бер тиен бирми. Ә синең кесә тулы акча! Ну әйт инде, ничек сорыйсың син хатыныңнан?

Куян инде шактый салмыш, теле чишелә.

Бүре, ә син ничек сорыйсың соң?

Ничек инде? Стенага китереп кысам!

Ә ул!

Барыбер бирми!

Дөрес эшләмисең, Бүре! Кырыслык белән булмый ул! Хатын-кызга йомшак килергә кирәк. Менә мин арттан киләм, аркасын сыйпыйм, аннан күкрәкләрен тотам, аска төшәм, үзем муенын үбеп шыпырт кына акча сорыйм…

Ярар, аңладым, Куян дус, рәхмәт!

Бүре өенә кайта, хатыны плитә янында кайнаша, музыка уйный — иренең кайтканын ишетми. Бүре, Куян өйрәткәнчә, шыпырт кына хатыны янына килә. Аркасын сыйпый, аннары күкрәкләрен тота, кулларын аска шудыра, муенын үбә… Акча сорыйм дигәндә генә, хатыны:

— Нәрсә, Куянкай, акчаң беттемени? Әле кичә генә биш меңлек биреп чыгардым бит!

***

Төрле кешеләрдән: «Нәрсә ул секс?» - дип сорыйлар.

Бер ир:

«Секс — ул чирдер инде, чөнки аның белән ятып шөгыльләнәсе».

 Табиб:

«Нинди чир булсын инде ул? Анда күпме көч сарыф ителә! Бу — эш!»

Инженер:

«Нинди эш булсын инде ул — эш бара, ә эш җиһазы ятып тора! Бу — процесс!»

Адвокат:

«Нинди процесс булсын инде бу — монда бит бер кеше икенче кешегә бирә! Бу — ришвәт!»

Прокурор:

«Бу ришвәт була алмый, чөнки ике як та риза! Ике як та риза, бу — сәнгать!»

Актриса:

«Бу сәнгать була алмый, чөнки монда тамашачылар юк. Тамашачыларсыз гына шөгыльләнгәч, бу инде фән була!»

Профессор:

«Нинди фән булсын инде бу! Иң аңгыра студент та эшли алганны мин эшли алмыйм! Алыш-биреш бу!»

Шунда Шыгырдан мишәре чәчрәп чыга:

«Алганда биргәнгә караганда азрак кала — нинди алыш-биреш булсын! Талау бу, чип-чиста талау!»

***

Галия, мин дивандагы зур майлы тапны юкка чыгардым.

Ничек итеп?

Аерылдым мин аннан.

***

Эссе көнне автобуста утырып баргач, бик аз хатын-кызларның гына ирләргә 23 февральдә носки һәм оекбашлар бүләк итүләрен аңладым.

***

Бай яшәмәдек яшәвен, аның каравы, статистика буенча урта класс булып үләрбез.

 

Кунакка күчтәнәчсез бару килешми. Икенче яктан караганда, күчтәнәчең бар икән, нигә кунакка барырга? Өйдә дә ашарга була бит.

***

Булган хәл.

Дүрт яшьлек кызым гаилә альбомын карый. Безнең туй фотосы, мин ул вакытта яшь, матур булган ирем белән.

Бу — синең әтиең.

Кызым бик озак фотоны карап торды. Аннары телевизор каршында утырган, корсагы чыккан, чәчләре пеләшләнгән иремә төртеп күрсәтте дә шыпырт кына сорый:

Ә бу кем алайса?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100