Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: «Супермаркетта яңа касса ачылгач, кешеләрдә кешелек югала»

Бер хатын сөйләгәннәрдән: «Бәхетем шушы ир дип уйлыйм гына, ә ул чираттагы тәҗрибә булып чыга».

news_top_970_100
Мәзәкләр: «Супермаркетта яңа касса ачылгач, кешеләрдә кешелек югала»
"Чаян" журналыннан

Маймыл урман буйлап бара, караса — әлсерәп беткән Төлке чаба.

Төлке, син кая?

Ишетмәдеңмени? Байларга яңа салым керткәннәр — кемдә кыйммәтле мех, шуңа салым салачаклар икән! Кемнең түләргә акчасы юк, мехын салдырачаклар ди! Менә мехымны салдырмагайлары, качып котыласы иде.

Маймыл агач башыннан сикереп төшә дә җан-фәрманга чаба башлый, Төлкене дә узып китә.

Төлке:

Син кая, Маймыл? Мин бит кыйммәтле мехларга салым кертелә дидем. Сиңа кем салым салсын! Синең өстеңдә сәләмә, ә үзең ыштансыз!

Безнең илдә яңа салым кертелсә, ыштансызларның ыштанын салдырудан башлаячаклар да инде!

***

Бер ир шәһәрдә «Секс-шоп» кибетенә керә. Авылга кайта да сөйли:

Сез белсәгез икән! Анда кабартылган резин хатыннар сатыла! Кабартасың да өреп, яшисең рәхәтләнеп! Игәүләми дә, башыңны да катырмый, кайчан телисең — шунда йоклыйсың!

Хатын-кызлар кызыксына:

Ә резин ирләр юкмы?

Анысын күрмәдем. Әмма андый ирләр дә бардыр, чөнки кибет тулы шундый резин ирләргә запчасть иде.

***

Ирләр колагына: әгәр әни кеше сезне күп ашый һәм аз эшли дип саный икән, димәк, ул сезнең әни түгел. Ул — хатыныгызның әнисе.

***

Яшь егет табибка эләгә. Куркуыннан ялына башлый:

Доктор, мине коткарыгыз! Минем бит мәңге яшисем килә торган чак! Мин бит әле яшь!

Өйләнегез.

Дәвалауда булышачакмы?

Булышмый, әмма мәңге яшәргә теләк бетәчәк.

***

«Лада Калина» барлык экологик стандартларга туры килә: 2 елдан соң ул тулысынча череп юкка чыга.

***

Табиб авыруны карый да башын чайкый:

Сез миңа бер дә ошамыйсыз әле…

Доктор, сез үзегез дә алай матур кеше түгел инде.

***

Гинекологларның дәвалау ысуллары:

Үсмер чорда: ирләр белән яши башлагач, үтә ул;

20 яшьтә: бала тапкач, үтә ул;

30 яшьтә: икенче баланы тапкач, үтә ул;

35 яшьтә: ә сез нәрсә дип уйлаган идегез? Ике бала тапкач, бу яшьтә була торган хәл!

***

Вальтер Скоттның «Беркем дә сине ишетмәгән кебек итеп җырла. Беркем дә сиңа хыянәт итмәгән кебек итеп ярат. Беркем дә сине күрмәгән кебек итеп бие. Бу җирне оҗмах кебек дип уйлап яшә» дигән сүзләренә Россиядә бер гыйбарә өстәделәр:

Бүтән сине сайламаслар кебек итеп урла.

***

Киңәш: эчәргә утыргансыз икән, соңгы хатаны эшләмәс өчен соңгы рюмканы күтәргәндә СИМ-картаны тешләп куегыз.

***

40 яшьтән соң хәтта дөрес куелмаган мендәр дә көн буена инвалидка әйләндерә ала.

***

Хатын-кызлар кайсы профессия вәкилләрен күбрәк ярата?

Юл салучыларны.

Нигә?

Чөнки алар кисәк кенә башлый һәм бик озак дәвам итә.

***

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Бер ирнең чит хатыннар янына йөрүдән туктау тарихы.

Бер ир чит хатыннар янына йөрергә бик яраткан. Бервакыт бер хатын янына килә. «Ашыйсың киләме?» — дип сорый хатын. «Килә!» Ашарга утыра бу. Кисәк ишек тавышы. Хатын, коты алынып, йокы бүлмәсенә кереп бикләнә. Ир кухняда кала.

Зур гәүдәле, боксер кыяфәтле ир килеп керә. Берни дәшмичә, кухняда бу ир каршына килеп утыра. Бу нәрсә әйтергә дә белми, куркуыннан авызына капкан ит кисәген чәйнәвен дәвам итә.

Тәмлеме? — дип сорый хатынның ире.

Тәмле, — ди монысы, ни әйтергә белмичә.

Тәмле булмыйча, бу бит синең соңгы тапкыр ашавың.

Соңгы ашавы булмаса да, бу хәлдән соң бу ирнең бүтән хатыннар янына барганы булмый.

***

Бер ханым сөйләгән очрак.

Бер хатын авырып китә. Өзлегә, бөерләре эшләми башлый, йөзе дә шешенә. Әмма хастаханәгә кереп ята алмый — баласы кечкенә, калдырыр кеше юк. Баласының тәненә үлекле шеш чыга — эшкәртергә кирәк. Авырса да, әни кеше бит инде, кибеткә, яраны эшкәртергә аракы алырга чыга. Баласы да ияреп чыга.

Кибеткә керә, аракы, сөт, башка азык-төлек ала. Кибетче моңа өнәмичә генә карый, аракыны кассадан үткәрә. Күрәчәгенә каршы, акчаны җитәрлек алмаган икән, сөт, тәм-томнарга акчасы җитми моның.

Алайса алар кирәкми, аракыны гына алам, — ди хатын.

Кибетче моңа инде бөтенләй гаепләп карый. Бала, әнисен якларга теләп, сүз ката:

Аракы әнигә түгел, миңа кирәк!

Кассир хатынны йөрәк өянәге була яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100