Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: «Селфи ясаучылар бәхетсез кешеләр — аларны фотога төшерер кеше дә юк»

Өйләнгән ир эт кебек яши - аны көн саен ашаталар һәм кайвакыт урамга алып чыгып кертәләр. Буйдак ир мәче кебек яши: көн дә урамда йөри, кайвакыт алып кереп ашаталар.

news_top_970_100
Мәзәкләр: «Селфи ясаучылар бәхетсез кешеләр — аларны фотога төшерер кеше дә юк»
"Чаян" журналы

Бер хатын караңгы кичтә өенә кайтып бара. Артыннан бер ир иярә. Бу кызулый — теге дә кызулый. Тагын да кызурак атлый — ир дә адымнарын тизләтә. Хатын йөгерә башлый — ир дә йөгерә.

Хатын куркуыннан башлыгын салып ата, сумкасын ташлый, тунын… Теге ир артыннан куа. Хатын кычкыра:

Минем акчам юк! Минем акчам юк!

Ир:

Ә мин бушлай! Ә мин бушлай!

***

1 гыйнвар. Хатын иренә шалтырата:

Вәли! Мин тордым, ә син юк? Син кайда соң?

Галия, ә син кайда уяндың соң?

***

Минем йөргән кыз хыянәт итә ахыры. Гинекологка күренергә кушыйм микән?

Ә гинеколог сиңа нәрсә әйтер дип өметләнәсең соң син? Абонентлар исемлегенме?

***

Яңа фатирга күченгән ханым күршесе белән таныша. Беркөн иртән күрә — күршесе кыска итәкләрдән, бик нык бизәнгән…

Галия, син кая җыендың болай? Болай ачык итеп киенү килешми кебек… Фахишәләр кебек.

Эшкә барам!

Ә кайда эшлисең?

Иел, колагыңа гына әйтәм! Терапевт мин!

Ә нигә шулай шыпырт кына әйтәсең?

Подъезд төбендәге әбиләр ишетә күрмәсен! Фахишә дип уйласыннар.

***

Директор Яңа ел алдыннан эшчеләрен җыя.

Ике яңалык бар. Берсе яхшы. Берсе начар.

Яхшысыннан башлагыз.

31 декабрьдә без ял итәбез.

Ә начары?

Ә сез эшлисез.

***

Бер ир адвокат янына килә:

Гали миннән әҗәткә 50 мең сум алды да, кайтармый. Мин аны кайтара аламмы?

Ә ул акчаны әҗәткә алуы турында расписка бирдеме?

Юк.

Әҗәткә акча алуын язмача дәлилли аласызмы?

Юк.

Алайса аңа хат яз да, 100 мең сум әҗәтеңне кайтар диген.

Ир хат яза. Аңа Галидән җавап килә: «Шыттырма, син миңа 50 мең генә бирдең!»

Адвокат:

Менә безнең кулда язмача дәлил бар инде!

***

Игезәк балалар күтәргән ирдән интервью алалар:

Бигрәк матур сабыйлар, бигрәк охшаганнар бер-берсенә! Ничек шулай килеп чыкты?

Ничек дип… Трафаретны күрсәтиммени?

***

Тормышта булган кызыклы хәлләр.

***

«Права» га укып йөргәндә мин үземнең инструкторның бер дәресен мәңге онытмам.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндеңме?

Өйрәндем, — дим.

Менә шундый хәл. Машинада барасың, кисәк юлга җәяүле чыкты. Нишлисең?

Тормозга басам.

Синең тизлегең югары ди, туктап өлгерә алмыйсың. Кайсы яктан әйләнеп узасың?

Ул юлның уң ягына якынрак булса, сул яктан, сул ягына якынрак булса — уңнан.

Ә ул юлның нәкъ уртасында булса?

Мин, дөрес җавап эзләп, боргалана башладым. Аннары уйлап таптым:

Әгәр ул уңнан сулга таба бара икән, димәк, уң яктан. Сулдан уңга барса — сулдан.

Ә син каян беләсең, бәлки ул машинаны күргәч кирегә йөгерер дә синең аска килеп керер!

Мин инде ни дип тә җавап таба алмыйм.

Алайса туп-туры барам, ул үзе кая тели, шунда китсен!

Ә ул сине күргәч куркуыннан катып калса? Син аны таптатасың.

Мин, дөрес җавап таба алмасымны аңладым.

Ә нишләргә кирәк? — дип сорадым.

Исеңдә калдыр — бу юлда кем булуга бәйле. Бала булса, ул юлны тизрәк йөгереп чыгарга тырышачак, шуңа күрә аны артыннан әйләнеп узарга кирәк. Хатын-кыз, машина күргәч, кирегә йөгерә, шуңа күрә аны алдан әйләнеп узарга кирәк.

Ә ир кеше булса?

Ир кеше булса, ул, туктап, синең кайсы яктан әйләнеп узуыңны аңларга тырышачак һәм икенче якка йөгерәчәк.

Инде ничә еллар машина йөртәм һәм бу сүзләрнең дөрес икәнлегенә күп тапкырлар инандым.

***

Автобус кузгалып китеп бара. Шунда салондагы пассажирлар бер зур гәүдәле ирнең йөгергәнен күреп ала.

Тукта, тукта! — дип машина йөртүчегә кычкыралар. Теге туктый, арткы ишекне ача.

Ир, мыш-мыш сулап йөгереп керә һәм каты итеп төчкерә, шуның артыннан ук шартлатып һава боза.

Салондагы бер хатын:

Шуның өчен без моны көтеп тордыкмы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100