Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: «Песиләр, кешеләрдән аермалы буларак, үз артларын гына ялый»

Һәлакәт булганда иң беренче хатын-кызларны һәм балаларны коткаралар. Чөнки проблеманы аек акыл белән хәл итү өчен тынычлык кирәк.

news_top_970_100
Мәзәкләр: «Песиләр, кешеләрдән аермалы буларак, үз артларын гына ялый»
"Чаян" журналы

Хатын — иренә:

Әйт әле чын дөресен? Синең чибәр негр хатыны белән йоклап карыйсың киләме?

Килә!

Алайса солярийга акча бир.

 ***

Хатыныңа ахмак дисең икән, димәк, син үзең ахмак. Чөнки ахмак хатынны алган кеше - ул син.

 ***

Әби оныкларына «Нәни доктор» дигән уенчык бүләк иткәч, песиләр өйдән качты. Ә бабай өлгермәде…

 ***

Яланаяк йөрү сәламәтлеккә файдалы, диләр.

Әйтәм аны ботинкаларда уянып киткәндә гел баш авырта.

 ***

Гагарин космоска менгән, әмма Алланы күрмәгән дип әйтүчеләргә — ә баш миенә операция ясаган кайсы табибның акылны күргәне бар?

 ***

Бер ир табиб янына килә:

Доктор, минем ни… Минеке тормый.

Ә ул сезнең рәтләп асылынып та тормый.

 ***

Хастаханә. Баш табиб палаталар буенча йөри.

Кай җирегез авырта?

Геморрой.

Ничек дәвалыйлар?

Йод сөртәләр.

Зарыгыз бармы?

Юк.

Икенче авыру янына килә.

Кай җирегез авырта?

Геморрой.

Ничек дәвалыйлар?

Йод сөртәләр.

Зарыгыз бармы?

Юк.

Өченче авыру янына килә.

Кай җирегез авырта?

Ангина.

Ничек дәвалыйлар?

Йод сөртәләр.

Зарыгыз бармы?

Йодны башта миңа сөртә алмаслар микән?

 ***

Безнең илдә генә «Нишлисең?» дигән сорауга: «Берни дә эшләмим, эштә утырам», - дигән җавап ишетергә була.

 ***

Хатын иренә назлана.

Кадерлем, мин сиңа әкияттән килдем!

Матур әкияттәнме, куркыныч әкияттәнме?

Матур әкияттән.

Куып чыгардылармыни?

***

Хатын-кыз кикерми, гырламый, очкылык тотмый, һава да бозмый. Шуңа күрә, эченә җыелган һавадан кабарып шартламас өчен күп итеп сөйләшә.

***

Тормышта булган кызык хәлләр

Бер ир эшкә исереп килә. Мастер моны орыша, «эштән үз теләгең белән китү турында гариза яз» дип, урынбасар янына куа. Урынбасар гаризага: «Чыбык белән суктырырга да эшкә кире кайтарырга», - дип яза. Эшче, укып та тормыйча, директорга илтә. Директор да укып тормый, «каршы түгел» дип язып куя.

Кадрлар бүлегендә генә моны күреп алалар. Директор, бөтен предприятиене көлдергән ирне эштән кумаска да, җәза да бирмәскә куша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100