Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: Кан бирүгә караганда нәтиҗәләре күбрәк куркыта икән, димәк, балачак үткән

Коронавируска вакцина ясар өчен 42 көн эчми торырга кирәк дигәнне ишеткәч, Россиядә вакцинация барып чыкмаганын аңладык.

news_top_970_100
Мәзәкләр: Кан бирүгә караганда нәтиҗәләре күбрәк куркыта икән, димәк, балачак үткән
"Чаян" журналы

Ирләр колагына: хатын-кызны үпкәләтсәгез, шунда ук гафу үтенеп өлгерергә кирәк. Сездән башка да яшәп буласын аңлап өлгерсә, соң була.

***

Быел чынлап та күсе елы булды:

өйләребездә качып утырдык;

ризыкларны өйгә алып кайтып, шунда ашап яттык;

кеше күргәч, кача идек;

инфекция тараттык.

***

Син узган айда сатып алган күлмәгеңне нигә кимисең?

Мин аны кияр өчен түгел, кеше арасында сатып алыр өчен сатып алдым.

***

— Әти, начар репутация нәрсә була ул?

— Башкалар теләгәнчә яшәмәү була ул, улым.

***

— Сез эштә ни белән шөгыльләнәсез?

— Миңа акча түлиләр.

Ә син?

Ә мин арыйм.

***

Сау-сәламәт, 20 яшьлек егет көненә 5 килограмм кара җиләк җыя ала, ә сау-сәламәт 18 яшьлек кыз 8 килограмм кара җиләк җыя ала.

Сорау: алар икесе бергә көненә ничә килограмм җиләк җыя ала?

13 килограмм дип уйласагыз, ялгышасыз. Алар бер җиләксез дә кайта ала.

***

— Хатын-кызны ирләргә Алла җибәргән.

— Әйе-әйе, һәркемнең гөнаһларына карап.

***

Психиатр киңәше: ялгыз булудан түгел, икәү булудан куркыгыз!

***

Галинең дошманнары булмады. Аны дуслары күралмый иде.

***

Туристлар урманга бара. Вәли, аракы шешәсен ачкач, шикләнеп туктап кала.

Калганнар:

Ни булды? Сал инде?

Күке туктап калды. Дөрес аракы микән?

***

— Син теге кыз белән озак йөрдеңме?

— Бишенче айфоннан сигезенче айфонга кадәр

***

Лайфхак: Социаль дистанция саклануын теләсәгез, берәр атна юынмый торып карагыз.

***

Күрәзәчегә сорау бирәләр:

Киләсе ел нинди булачак?

2021нче.

***

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Бер офицер сөйләгәннәрдән.

Офицер хәрби комиссариаттан солдатларны яңа хезмәт урынына алып китүче булып эшләгән.

«Мин «бу егетне монда җибәрмә, тегендә җибәрмә» диючеләрдән туеп беттем. Бервакыт ике офицер хәрби комиссариатка килдек. Сорыйлар — «Сезнең партия кая китәчәк?» Мин әйттем дә салдым — «Кавказга!» Булачак солдатларның бер өлеше әниләренә хәбәр итә башлады. Берзаман депутатлар, генераллар, бандитлар, чиновниклар военкоматка шалтырата башлаган — бу егетне җибәрмәгез, тегесен җибәрмәгез. Бераздан карыйм — миңа тиешле солдатларның яртысын теге офицерның төркеменә күчереп бетерделәр. Минем партиядә «гади» кешеләрнең балалары гына калды. Кемнең ниндидер блаты бар, бөтенесе дә теге төркемгә күчте.

Мин үземнең төркемне, вәгъдә ителгәнчә, Сочига алып киттем. Шунда рәхәтләнеп ял итеп хезмәт итеп кайттылар. Ә теге төркемне Воркутага җибәрделәр».

Мораль шул — язмышыңны алдарга тырышма.

***

Минем дус кызым Интернетта танышты да очрашуга китте. Миңа әйтә - унбиш минуттан шалтырат, ди. Егет ошамаса, ашыгыч рәвештә чакырдылар дигән сылтау белән качарга була. Мин килешенгәнчә, унбиш минуттан шалтыратам, ул трубкасын алды, рәхәтләнеп сөйләшә егет белән - аңлашылып тора инде, егет ошаган моңа.

Егерме минуттан миңа елап шалтырата - 15 минуттан теге егеткә кемдер шалтыраткан һәм ул "ашыгыч рәвештә чакырдылар" дигән сылтау белән китеп барган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100