Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: «Иптәш хатыннары мактанмаса, хатын-кыз үзенә нәрсә кирәген дә белми яши»

Әгәр берәр маймыл калган иптәшләре ач торганда үзе берничек тә ашап бетерә алмаслык банан запасы җыйса, моны берәр авыру дип танырлар иде. Ә кеше шуны ук эшләсә, Форбс исемлегенә кертелә, уңышлы эшмәкәр дип атыйлар.

news_top_970_100
Мәзәкләр: «Иптәш хатыннары мактанмаса, хатын-кыз үзенә нәрсә кирәген дә белми яши»
"Чаян" журналы

— Вәли, нигә син бөтен акчаңны лотереяга әрәм итәсең? Анда оту мөмкинлеге юк диярлек бит.

— Пенсиягә кадәр исән калу ихтималы тагын да азрак, ә син бит әле пенсия взносларын тагын да күбрәк түлисең. Ә лотереяда оту шансы бар әле.

***

Вәли өйләнгәннән соң ни уйлавы турында сөйли:

Мин өйләнгәч фатирны җыештырырга, ашарга пешерергә, савыт-сабаны шундук юып куярга, кер юарга, үтүкләргә, күп итеп акча эшләргә, бала карарга, астын җыештырырга, урамда йөртергә, кайда нинди арзанлы кибет бар икәненә өйрәндем. Мин хәзер кайда нинди концертлар икәнен, кемнең ничек җырлаганын, секстагы хатын-кызларга ошый торган позаларны беләм, яхшы хушбуйларны исеннән аерам. Әле төнлә гырламыйм да. Әмма бер нәрсәне генә аңлап бетермим әле.

Нәрсәне?

Шундый шәп кешегә нәрсәгә хатын кирәк соң ул?

***

Иркәм, әйдә секс белән шөгыльләнәбез?

Юк-юк, Вәли, минем башым авырта.

Йокла-йокла, Галия, мин синең белән сөйләшмим бит.

***

Малай әтисе янына килә:

Әти, нәрсә соң ул виртуаль дөнья?

Улым, менә әниең, әбиең, бабаеңа барып сора әле — бер миллион доллар бирәм дисәләр, негр малае белән йокларлар идеме?

Малай әнисе янына бара:

Әни, 1 миллион доллар бирсәләр, негр белән йоклар идеңме?

Улым, бер тапкыр нәрсә инде ул, ипотеканы каплый алыр идек!

Малай әбисе янына бара:

Әби, сиңа 1 миллион доллар бирсәләр, негр белән йоклар идеңме?

Бер миллион бирсәләр, мин яшәгән кадәр яши алыр идем!

Малай бабайсы янына бара:

Бабай, бер миллион бирәм дисәләр, негр малае белән йоклар идеңме?

Бер тапкырдан гына нәрсә инде! Бер миллион долларым булса, яшь хатын алыр идем, диңгез буена яшәргә китәр идем!

Малай әтисе янына килә дә аларның җавапларын әйтә.

Улым, менә күрәсеңме: виртуаль тормышта безнең 3 миллион долларыбыз бар. Ә чынлыкта — ике фахишә һәм бер карт зәңгәр!

***

«Кечкенә чакта миңа әти-әни берни дә сатып алмый иде. Мин хәзер зур үстем: үземә берни дә сатып алмау хокукына ия булдым».

***

Кызлар колагына: егетләр белән «Пятерочка» кассасында танышырга кирәк. Бөтенесе дә күренеп тора: акчасы бармы, эчәргә яратамы, өйләнгәнме-өйләнмәгәнме. Кияүгә чыккач, «мин тегене яратмыйм, моны яратмыйм» дигән булып кыланмас өчен дә әйбәт.

***

Ир кеше күзләре белән, хатын-кыз колагы белән ярата. Шуңа күрә хатын-кызлар бизәнә, ир кеше әкият сөйли.

***

Ирләрнең гаилә тормышы бәхетлерәк: алар соңрак никахлаша һәм тизрәк үлә.

***

Сәяхәтчеләр колагына: һинд кызы сезнең тәкъдимегезгә риза икән, аның маңгаендагы кызыл тап яшелгә әйләнә.

***

Иптәш кызыма ир эзлим. Алайса аның кесәсе тулы акча, барасы килгән җиренә бара, берәүдән дә сорап тормый… Психны чыгарып!

***

Хатын-кыз логикасы:

Хатын-кыз ябыгыр өчен нәрсә ашарга икән дип уйлый;

Хатын-кыз нәрсә кисәм чишенгән кыяфәтле күренермен икән дип уйлый;

Хатын-кыз ирекле булыр өчен акчалы иргә чыгарга кирәк дип уйлый.

***

Хатын — иренә:

Миңа яңа күлмәк кирәк, билгеле. Әмма иске күлмәгемә сыя алсам, миннән дә бәхетле хатын-кыз булмас иде.

***

Ирләр колагына:

Хатын эзләмәгез. Акча эшләгез, хатыныгыз сезне үзе эзләп табачак.

***

Хатын ирен уята:

Вәли, тор! Вәли, тор! Вәли… Эшкә соңга каласың, тор! Юк-юк, Вәли, бүген эш көне, үзең тор!

***

Фермерга чиләк һәм балта сатып алырга кирәк була. Машинасы кабынмый, бу тиз генә җәяү китә. Караса — базарда тавыклар, казлар да саталар икән. Бу кызыга да бер каз белән ике тавык сатып ала. Аннары үзе дә гаҗәпләнә:

Тукта, мин сатып алуын алам да, ә ничек алып кайтам соң барысын да?

Казларны саткан апа киңәш бирә:

Бернәрсәсе дә юк! Чиләккә балтаны тык та бер кулыңа ал. Икенче кулыңа казны аласың, култык астыңа тавыкларны кыстыр!

Бу шулай итә дә. Кайтырга чыга. Аулак тыкрыкта фермер егеткә кызыгып йөргән кыз очрый. Кыз, кылтыкланып, моңа иярә. Фермер моңа үзенең хуҗалыгын, эшләрен сөйли дә сөйли, сөйли дә сөйли… Кыз:

Ой, мин куркам!

Нәрсәдән куркасың?

Мине тотып алырсың да көчләрсең дип куркам!

Ничек көчлим инде мин! Кара — бер кулда чиләк, балта. Икенче кулда каз, култык асларында тавыклар. Мин аларны җибәрсәм, алар качып китә бит!

Казны җиргә куясың да, чиләк белән каплап куясың, чыгып китмәс өчен чиләк өстенә балтаңны куясың.

Ә тавыкларны???

…М-м. Ну ярар, тавыкларны үзем тотып торам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100