Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: Хыялыңдагы хатын-кызны тапкансың икән, калган хыялларыңны оныта да аласың

Мәңге яшь булып калырга теләүче хатын-кызларга киңәш: юан һәм картрак кешеләр янында булырга тырышыгыз.

news_top_970_100
Мәзәкләр: Хыялыңдагы хатын-кызны тапкансың икән, калган хыялларыңны оныта да аласың

Ике табиб сөйләшә:

Минем практикада шундый хәл булды — пациент инде ун ел элек үләргә тиеш иде, ә әлегә кадәр исән.

Беләсеңме, кеше яшәргә тели икән, медицина берничек тә ярдәм итә алмый.

***

Ике ир сөйләшә:

Минем хатын акыра да акыра. Түзәр хәл юк.

Төнлә акырамы, көндезме?

Көндез.

Төнлә акырмаганга күрә көндез акыра да инде ул.

***

«Золушка» уйлап чыгарылган әкият түгел. Ул — чынбарлык. Аны бары тик кирегә әйләндереп карарга гына кирәк. Башта принцка кияүгә чыга. Аннары туфлиен югалта… Аннары тормыштан түбәнгә тәгәри дә тәгәри…

***

Бер ир эшкә чыгып китә, тукталышта басып торганда бер ир йөгереп килә дә, маңгаена чиртә:

Аңгыра! — ди дә йөгереп китә.

Бу ир аптыраудан бернишли алмый да кала. Кайткач бу хакта хатынына сөйли:

Кара, тукталышта тора идем, бер ниндидер сәер егет йөгереп килде дә, маңгайга чиертеп, «аңгыра» дип йөгереп китте. Әллә нинди тиле кешеләр бар инде!

Икенче көнне ир тагын эшкә китә, тагын тукталышта басып тора. Шул ук егет йөгереп килә, маңгаена чиертә дә:

Әләкче! — дип йөгереп китеп бара.

***

Хатын-кыз белән ир-ат аермалары:

Ир-ат йөз сумлык әйбер кирәк бик булса, аның өчен ике йөз сум түли ала.

Хатын-кыз ике йөз сумлык әйбер кирәк булмаса да аның өчен йөз сум түли ала.

Хатын-кыз кияүгә чыкканчы киләчәк турында кайгырта.

Ир-ат өйләнгәч кенә киләчәк турында уйлый башлый.

Уңышлы ир — хатыны ул эшләгән акчаны туздырып бетерә алмый торган ир.

Уңышлы хатын-кыз — шундый ирне тапкан хатын.

Кияүгә чыгып бәхетле яшәр өчен хатын-кызга ирне бераз аңларга һәм бераз яратырга кирәк.

Өйләнеп бәхетле булыр өчен ир-атка күп яратырга һәм бөтенләй дә аңламаска кирәк.

Һәр өйләнгән ир үзенең бөтен хаталарын оныта ала, әмма аларны хатыны истә тотачак.

Хатын-кыз ире гомер узгач үзгәрер дип өметләнә. Ул ялгыша.

Ир хатыны беркайчан да үзгәрмәс дип өйләнә. Ул ялгыша.

Теләсә кайсы бәхәстә хатын-кыз соңгы сүзне әйтә.

Бәхәс беткәннән соң ир-атның әйткән теләсә нинди сүзе — бәхәснең азагы түгел, яңа бәхәснең башы.

***

Теләсә кайсы кичәдә ике төркем кеше була. Бер төркем алдан китәргә тырыша. Тагын бер төркем мәҗлесне сыпырып бетереп кайтырга тели. Гадәттә, шушы ике төркем кешеләр бер гаиләдән була.

***

Ир эштән кайта.

Нихәлләр, матурым?

Ашарга пешердем, өйне җыештырдым, керләрне юдым, пәрдәләрне алыштырдым, балкондагы еллар буе аунап яткан әйберләрне рәтләп чыктым, ике носки бәйләдем! Әгәр иртәгә тагын Интернет өчен түләргә онытсаң, үтерәм!

***

Хатын-кызның ир каршында ике бурычы бар:

Нервланган чагында тынычландыру.

Тыныч чагында нервландыру.

***


Тормышта булган кызыклы хәлләр.

Мин балалар бакчасында эшлим. Бер малай йокламый. Моны төрлечә йоклатырга тырышам, сөйләштерәм. Бу үскәч Алинага өйләнәм, ди.

Нигә аңа? Син бит Аняны яратасың, — дим.

Беләсезме, Аня мин яраткан уеннарны уйнамый, конфет алып килсәм, үзенә сорап алып ашап бетерә. Алина мин уйнаган уеннарны уйный, миңа конфетларын бирә. Матур булган өчен генә минем конфетларсыз каласым, яраткан уеннарымнан баш тартасым килми. Аня матуррак та, күбрәк тә ошый анысы, әмма гомумән алганда алар икесе дә шул бер үк кыз бит инде. Шуңа күрә Алина яхшырак, — ди малай.

Мин ачылган авызымны җыя алмый тордым. Утыз яшемә җитеп, мин шуны аңлый алмаганмын, ә бакчага йөргән малай инде бөтенесен дә белеп тора.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100