Мәзәкләр: «Хатынны „Танки онлайн“ уйнарга өйрәттем, өч сәгать танкка исем сайладык»
Шундый яшькә килеп җиттем – кичә кич төнгә кадәр эчеп утырган кебек хис итәм үземне. Ә бит мин грамм да капмадым...
Әби оныгын орыша.
Мин синең кадәр чакта эшли идем инде!
Ә мин синең кадәр булганда да эшләячәкмен!
***
Фатирда ишек шакыйлар. Ачсалар — таныш түгел ир тора.
Исәнмесез, Гали Вәлиевләрме?
Әйе!
Бүгеннән башлап мин сездә яши башлыйм!
Ничек? Нигә?
Сез кичә кредит алдыгызмы?
Алдык.
Килешүгә кул куйдыгызмы?
Куйдык.
Килешүдә, сигезенче битнең аскы ягында вак кына хәрефләр белән минем бүгеннән сездә яши башлаячагым язылган иде.
***
Безнең күрше хатыны — бер дигән! Кичә ярты сәгать буе ирен әрләде, бер генә сүзне дә ике тапкыр кабатламады! Аңа рәхәт — татар теле укытучысы бит ул!
***
Эш урынында бер хатын бер иргә сарыла. Ялгызы гына калгач, хатын сүз куша:
Бу дөньяда миңа үземне хатын-кыз итеп хис итәргә мөмкинлек биргән берәр ир бар микән ул?
Ир күлмәген сала башлый. Хатын да чишенә башлый. Ир күлмәген хатынга суза:
Юып, үтүкләп бир әле шуны!
***
Бүген бәдрәфкә телефонсыз кергән идем. Безнең бәдрәфтә 232 плитка ябыштырылган икән.
***
Автобуста бер әби — яшь кызга.
Кызым, сумкам комачауламыймы?
Юк.
Комачауласа, әйтегез, алып куям.
Юк, юк, рәхмәт, кирәкми.
Минемчә, сумка сезгә комачаулый ахырысы, әйдәгез мин аны алып куям. Сумка булгач, сезгә кыен кебек.
Әйе, бераз бар, мин иркенләп утыра алмыйм.
Алып куяргамы сумканы?
Әйе, алып куегыз.
Кая алып куйыйм мин аны? Урын юк бит монда! Артын салып утырган иркенләп! Оят та юк хәзерге яшьләрдә!
***
Бер иргә шалтыраталар.
Бу социологик хезмәт, халыкның фикерен ачыклыйбыз. Сезне эшегез канәгатьләндерәме?
Мин эшкә барганда трасса буенда торган кызларны күрәм. Һәм беләсезме, минем берәрсе янында туктап, машинага аласым килә…
Эштән кайтканда да шул ук кызлар тора. Һәм беләсезме — берсе янында да туктыйсы килми. Димәк, мине эшем канәгатьләндерә.
***
Хәзер балалар бигрәк нәзәкәтле инде. Велосипедта йөргәндә шлем кияләр. Без велосипедта егылсак, башта бер генә уй була иде — ничек булса да өйдә белдермәскә, алайса өйдә тагын эләгәчәк.
***
Хатыны төнлә кухняга чыкса — ире аракы шешәсен ачкан.
Нишлисең?
Яраны эшкәртмәкче идем.
Нинди яраны?!
Җан ярасын.
***
Галия, син хәтерләмисеңме әле, мин нинди немец аркасында акылдан язып йөрим?
Альцгеймер.
Ә, әйе, шулай бит әле.
***
Ир чаңгыда шуып төшә. Егыла, башы белән наратка бәрелә, тагын егыла, ботарланып барып төшә, муенына кар тула. Бераз ятып тора да, күзләрен ача:
Барыбер эштәге кебек түгел, барыбер монда яхшырак!
***
Кадерлем, бүген нәрсә пешерәсең?
Ялкау пилмәне.
Ничек була ул?
Фарш морозильникта, камыр кибеттә.
***
Тормышта булган кызыклы хәлләр
***
Немецларның сүз тыңлаучан булулары һәм безнең тормышны аңламаулары турында әллә никадәр мәзәкләр бар. Ышанмый идем. Укыган чакта Германиядән егетләр-кызлар белән таныштык та, авылны күрсәтергә дип алып кайттым. Кич буе сыра эчеп утырдык, йокларга ятар алдыннан киез итекләрне ишек төбенә куйдым. Чөнки болар ботинкаларын киеп-салып йөреп шактый азапланганиде. Ятар алдыннын әйтәм:
Бәдрәфкә чыгасыгыз килсә, киез итекләр ишек төбендә!
Яттык. Иртән торсам — киез итекләр тулган! Сидек һәм нәҗес белән…
***
Мин дәфтәрдә поляларны линейка белән сыза идем.
Сиреньнең биш таҗлы чәчәкләрен эзләп табып ашый идем.
Бияләй резинкага тагып куелган иде.
Бүлмәдә урындык һәм юрганнардан шалаш ясый идек.
Бу юлларны укыганда сез дә елмайдыгызмы?
***
Балабыз туасы булгач, мине роддомга илтүгә әтисе зурысын әниләргә алып кайтарып куйган. Бу әбисенә әйтә икән:
Әби, әтигә әйт әле, минем уенчыкларны да китереп куйсын.
Нигә?
Әни минем энемне алып кайтырга китте бит. Аның нинди кеше икәнен белеп булмый бит әле.
***
Урамга чыктык, машинаны кабыздык, җылытып утырабыз. Бала сорый.
Нигә китмибез?
Улым, мин машинаны җылытам.
Күтебез беләнме?!
Без егылдык.