Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: хатын-кыз бал кебек булырга тиеш - үзе баллы, үзенә ябышып каласың

Тәмәке кабына куркыныч язулар язарга кирәкми. Тәмәке тартканнан кергән табыш Дума депутатларына китә дип язсаң, ярты ил бүген үк тартуын ташлаячак.

news_top_970_100
Мәзәкләр: хатын-кыз бал кебек булырга тиеш - үзе баллы, үзенә ябышып каласың
"Чаян" журналыннан

Аерылышуларның 45 %ының сәбәбе — матур кызның үз-үзен карамый торган, берөзлексез зарланып йөри торган мыжык хатынга әйләнүдән. Аерылышуларның калган сәбәбе — ирнең үз-үзен карамый торган, берөзлексез зарланып йөри торган мыжык хатынга әйләнүе.

***

Галия, безнең акча бармы?

Юк.

Ничек? Мин бит кичә генә сиңа хезмәт хакын бирдем.

Минем акчам бар. Безнеке юк.

***

Бер ир «Каракларны — төрмәгә!» дигән плакат тотып тора. Моны алып китәләр. Бу кычкыра башлый:

Нәрсә өчен!

Түрәләргә яла якканга!

Мин бит түрәләр карак димәдем!

Каракларның кем икәнен без белмибезме әллә?

***

Түрәләр белән «туры элемтә» бара.

Халык:

Суларга ярыймы?

Әлегә ярый, әмма без бу мәсьәлә өстендә эшлибез.

***

Вәли иртән кухняга чыга. Хатыны микроволновка янында кайнаша. Ирен күрә дә:

Вәли! Әйдә мине ярат!

Ничек?..

Менә хәзер үк, тиз генә. Әйдә!

Болар сөешәләр. Интим процесс тәмамлангач, хатыны берни булмагандай микродулкынлы мичне сүндерә, анда куелган ризыкларны табынга тезә башлый.

Хәлдән тайган Вәли акылына килә башлый, гаҗәпләнеп карап тора:

Нәрсә булды соң бу, хатын?

Микроволновканың таймеры ватылган. Төгәл ике минутка куеп аласы ризык бар иде.

***

Вәли әнисенә зарлана:

Әни, син Галия шулкадәр тәрбияле, акыллы кыз дип мактаган идең… Ә син аны белсәң!

И улым, алтыда тора, унда ята, эчми, тартмый, бөтен сүзне тыңлый дип яучы мактаганда кем белгән аның төрмәдә утырганы турында сөйләгәннәрен!

***

Нигә кәефең юк?

Авырыйм.

Ник табибларга бармыйсың?

Яшисем килә.

***

Ир журнал укып утыра:

Кара, хатын-кызлар көненә 8 мең сүз әйтә икән, ә ирләр ике тапкыр әзрәк, 4 мең генә. Сөйләшеп тә карыйсыз инде!

Сез аңгыраларга бөтенесен дә ике тапкыр кабатларга кирәк булганга шулай ул!

Нәрсә дисең?

***

Укытучы диктант яздыра.

Галия, син авырлы ахры, язуың үзгәргән.

Парталар буйлап китә.

Вәли, Галия авырлы дигәч, синең йөзең үзгәрде. Баланың әтисе кем икәне дә ачыкланды.

***

Вәли, син күпме минем арттан йөрдең. Ә бер тапкыр йоклауга ук мине Инстаграмдагы дуслар исемлегеннән алып аттың. Нигә алай?

Мин дусларым белән йокламыйм.

***

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Үзегезне яшь дип саныйсызмы? Бәләкәй генә тест.

Джульеттаның әнисенә 28 яшь булган. «Бальзак яше» дип 30 яшьлек чорны атыйлар. Авылдагы бер карт дип аталган Иван Сусанинга 32 яшь булган, аның 16 яшьлек кызы була. Достоевскийның «Преступление и наказание» әсәрендәге карчыкка 42 яшь булган. Анна Каренинага - 28, аның карт иренә - 38, Вронскийга 23 була. «Өч мушкетер» әсәрендәге карт кардина Ришельега - 42. Пушкин Карамзин турында «30 яшьләрдәге карт керде» дип язган.

***

Минем ирем — стоматолог. Бүген эштән кайтты да 15 яшьлек кызыбызга карап тора. Ни булды, дим. «Бүген 18 яшьлек егет әнисе белән килде, тешен ямаганда кулыннан әнисе тотып торды. Аннары 23 яшьлеге килде, анысы әбисе белән килгән. Кызны кемгә кияүгә бирәчәкбез соң без?»

Мин көлдем инде, әмма уйландыра. Малайларның җебекләнә баруы күз алдында.

***

Компьютер уеннары турында. Минем улым гел компьютер уеннары уйнап үсте. Без эштә, аңа вакыт җитмәде.

Ул бик куркучан иде. Нәрсә булса да каушый. Бик читен булды. Имтихан бирәсе булса да каушый, кызлар белән дә таныша алмый. Психологларга да йөрдек, берни барып чыкмады.

Бераздан бу гадәте бетте. Мин аннан сораштырам, башта әйтмәде. Аннары гына әйтә — ул бөтен нәрсәне уен дип кабул итә икән. Университетка баруны, имтихан бирүне, кызлар белән танышуны — барысын да уендагы «уровень» итеп кабул итә башлаган. «Уровень» уза ала икән, икенче уенга күчә.

Син хәтта күз алдыңа да китерә алмыйсың ничек рәхәт икәнен! — ди.

Менә хәзер уйланып йөрим — әйбәтме бу, начармы?

***

Без тулай торакта 4 яшьлек улыбыз белән яшәдек. Аңа кечкенә генә карават ясап бирдек. Урын җитми бит инде — ул үзенең караватчыгыннан башта безнекенә чыгарга тиеш, аның аша атлап бүлмәгә үтәсе. Ә безнеке — элекке хуҗалардан калган пружиналы иске карават.

Аның йокысы әйбәт иде, төнлә беркайчан да уянмый. Шуңа да безнең сакланып торган булмады, ул йокыга китүгә үз эшебезгә керешәбез. Яратышып ятканда бервакыт хатынның кисәк юрганны өскә тартуыннан айнып киттем. Карасак — малай караватчыгында басып тора.

Нәрсә булды, улым?

Бәдрәфкә барасым килә.

Нигә бармыйсың?

Караватның туктаганын көтәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100