Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: «Без бу дөньяга шәрә, ач һәм юеш булып киләбез. Һәм әле бу башы гына…»

Хатын-кыз аякларын аерсын дисәгез, аны җилкәгезгә утыртыгыз.

news_top_970_100
Мәзәкләр: «Без бу дөньяга шәрә, ач һәм юеш булып киләбез. Һәм әле бу башы гына…»
Александр Космылин, "Чаян" журналыннан

Маймыл кешегә: «Вәт хезмәт нәрсәгә китерергә мөмкин», — дип карый.

***

Россия халкының Европа илләрендәге халыктан аермасы нидә?

«Кабәхәтләр, нишлисез сез!» — дип кычкырасы урынга без: «Нишлиләр соң бу кабәхәтләр?» - дип уйлыйбыз гына.

***

Хатыныңны куяным дип атар алдыннан уйла - аңа кишерең белән кәбестәң җитәрме?

***

Сәламәтлеге әйбәт кеше аптекага презерватив алырга гына йөри.

***

Җенес органнары көчсезләнгән саен кешенең әхлагы арта бара.

***

Ир кеше өчен хатын-кызны чишендергәннән соң аның белән йокламау - хатын-кыз өчен яраклы киемне киеп караганнан соң сатып алмау белән бер.

***

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, әле бер генә хатын-кызның да савыт-саба юып торганда иренә уклау белән сукканы юк.

***

Вакчыл ир-атка нигә синең аның белән йокларга теләмәвеңне аңлатып мәшәкатьләнгәнче, йоклап котылуың хәерлерәк. Вакчыл хатын-кызга — киресенчә.

***

Дәүләт Думасы алдындагы иң төп бурыч — сайлаучыларга тимичә генә ничек халыкка күбрәк салым салырга?

***

Коронавирус илнең бөтен өлкәләренә кагылды. Шул исәптән, статистикага да. Халыкның 99 процентының икътисади хәле яхшырды, әмма симптомнарсыз гына.

***

Галия, мин бүген синең янга кунарга киләм.

Минем хәзер егетем бар, сиңа минем янга килергә ярамый, Вәли.

Алайса, син минем янга кил.

Ярар.

***

Район башлыгы коронавируска каршы прививка ясаткан икән, аның хәле ничек икән?

Тагын да баегандыр.

***

Улым, кибеткә барып, бер ярты алып кайт әле.

Әти, нәрсә ул бер ярты?

Чыннан да, нәрсә инде ул бер ярты? Икене ал.

***

Нәрсә ул «урта класс»?

Алма сатып алганда сатучы аларга: «Монда бер генә кило түгел, 200 грамм артык», - ди. «Ярар, калсын», - дип әйтәсез икән, димәк, сез — «урта класс».

***

Соңгы ун елда Россиядән чит илгә 5670 химик, 5890 физик, 1398 биолог… тагын әллә кемнәр чыгып киткән. Гаҗәп — әмма әле бер генә ЮХИДИ инспекторының да чит илгә качканы юк.

***

Бер хатын сөйли:

Әйбәт ир эләксен дип мин Аллаһтан сорадым. Шуңа күрә миңа әйбәт ир эләкте. Ә менә минем ирем Алладан сорамаган. Шуңа күрә кем эләккән, шуңа разый булып тора инде.

***

Ир белән хатын түшәктә яталар. Хатыны:

Сиңа әйбәтме?

Миңа әйбәт!

Хатыны ачу белән!

Сиңа әйбәт!

***

Спорт сараена кергәндә язып куелган:

Спорт сөюче, исеңдә тот! Сәламәтлегеңне кайгыртып, син Пенсия фондына зыян саласың!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100