Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: «Ашыгыч ярдәм никадәр соңрак килсә, диагноз шулкадәр төгәлрәк була...»

Корпоративка барлык хатын-кызлар матур итеп киенеп, бизәнеп килгәннәр, ә ирләр — гадәттәгечә. Моннан нәтиҗә ясарга була — ир-атлар һәрвакыт пөхтә һәм матур.

news_top_970_100
Мәзәкләр: «Ашыгыч ярдәм никадәр соңрак килсә, диагноз шулкадәр төгәлрәк була...»
"Чаян" журналыннан

● ● ●

— Әгәр халык кинәт кенә тәмәке тартуын ташласа, хөкүмәт нишләр иде?

— Аракыга акциз күтәрер…

— Әгәр дә аракы эчүне дә ташласа?

— Сәламәт яшәү рәвешенә салым салыр иде…

● ● ●

— Әти, машинамның тәгәрмәче тынын җибәрде…

— Ә син нигә миңа шалтыратасың? Ирең бар бит, шуңа шалтырат!

— Шалтыраттым, телефонын алмый…

— Запастагысы бардыр бит?

— Аңа да шалтыраттым, ул да җавап бирми…

● ● ●

— Җәяү йөрү сәламәтлеккә файдалы.

— Алай булгач, нигә машина сатып алдың?

— Җәяү йөри торган җиргә барып җитү өчен.

● ● ●

Мин менә нәрсә уйладым әле. Дикторлар, ИГИЛ турында сөйләгәндә, һәрвакыт өстәп, Россия җирлегендә тыелган, дип әйтәләр. Ә ришвәт турында сүз чыкса, бернәрсә дә өстәмиләр. Бәлки, бөтен эш-хикмәт шундадыр?

● ● ●

Табибларга һәм укытучыларга бүләк алуны тыйдылар. Аллага шөкер, ниһаять, илдә ришвәтчелеккә чик куелачак.

● ● ●

— Бабай, ни өчен армиядә портянкаларны куллану тыелган?

— Улым, хәзерге заман призывнигы өчен бу нәрсә артык катлаулы гамәл…

● ● ●

Корпоративка барлык хатын-кызлар матур итеп киенеп, бизәнеп килгәннәр, ә ирләр — гадәттәгечә. Моннан нәтиҗә ясарга була — ир-атлар һәрвакыт пөхтә һәм матур.

● ● ●

Үзеңә исән чакта һәйкәл куйсаң, аны исән чагыңда ук җимереп ату ихтималы күпкә артачак.

● ● ●

Түрә тендер откан фирмага килә дә:

— Нигә сез акчаны урладыгыз, ә юлны салмагансыз?

— Әти, җитәр инде кыланырга.

● ● ●

Кызларның — сезнең каршыга, ә кайчагында артыгыздан йөгергәнен дә телисезме? Сезне теләсә нинди һава шартларында түземсезлек белән көткәннәрен телисезме?

АТП автобус йөртүчеләрне эшкә чакыра!

● ● ●

Чынлыкта 2021 ел бигүк начар булмады. Тиздән сез моңа үзегез дә ышанырсыз.

● ● ●

— Апчихи!

— Сәламәт бул!

— Апчихи!

— Күрәм, син мине беренче мәртәбәсендә аңламадың бугай!

● ● ●

— Сез шундый зифа. Диетадамы?

— Зарплатада.

● ● ●

Табиб авыруны тынычландыра:

— Дулкынланмагыз. Сезгә бернинди дә куркыныч янамый. Мин үзем дә сезнеке кебек чир белән авырдым.

— Ләкин бит сезнең табибыгыз икенче булган…

● ● ●

Хатын- кыз чәчтарашта:

— Мин башымны тәртипкә китерергә телим!

— О-о, бу мәсьәлә белән сез психиатрга барыгыз.

● ● ●

Институтта имтихан биргәндә:

— Сезнең җавап — «дүртле»лек.

— Профессор, ләкин мин «бишле» өчен түләдем.

— Инфляция, җанкисәгем.

● ● ●

Автосервиста:

— Двигательдә ят тавышлар ишетмәдегезмени?

— Юк, мин бүген беренче мәртәбә хатынсыз килдем.

● ● ●

Ике түрә:

— Мондый платин сәгать кайдан алдың?

— Коррупционда.

● ● ●

Берәү цирк директоры янына килеп керә:

— Минем сезнең өчен программам бар, өйрәтелгән хайваннар. Бегемот фортепьянода уйный, жираф җырлый!

— Чынмы?! Күрсәтегез хәзер үк!

Бегемотны кертәләр, рояль китерәләр. Бегемот утыра да уйнап җибәрә. Янына жираф килеп баса да җырлый башлый.

— Менә сиңа мә! Бу бит искиткеч! Килешүне төзибез! Дөньяның иң шәп циркларында — гастрольләр! Ә шулай да әйтегезче, сез моны ничек эшлисез?!

— Моның сере бик гади. Иске фокус! Эш шунда ки, бегемот үзе уйный да, җырлый да. Ә жираф авызын гына селкетеп тора.

● ● ●

— Доктор, мин бәдрәфкә йөри алмыйм.

— Иң мөһиме — күңелегезне төшермәгез! Бәдрәфкә йөри алмасагыз, театрга, күргәзмәләргә йөрегез…

● ● ●

— Доктор, миндә импотенция!

— Керосин эчегез!

— Ярдәм итәр дип уйлыйсызмы?

— Җанкисәгем, ул бит самолётлар күтәрә!

Юкка әйтмәсләр

Әгәр дә кеше иртән йөгерергә теләми икән, аны бернәрсә дә туктата алмый.

● ● ●

Гөнаһ ияләре көзге шикелле — аларда бездә яшеренеп утырган начар эшләр чагыла.

● ● ●

Җәмгыятьтә эшсезлек арткан саен, яңа дәүләт бәйрәмнәре барлыкка килә тора.

● ● ●

Җүләр — ахмак сүзләр сөйләгән кеше түгел, ә моны үзе сизмәгән кеше.

● ● ●

Яманат яулау өчен чибәр һәм аралашучан булу җитә — калганын кешеләр уйлап чыгарыр һәм башкаларга сөйләр.

● ● ●

Сәясәтчеләр үзләре өчен нотык яза белмиләр, ә кайчагында укый да алмыйлар.

● ● ●

Тормышта уңышка ирешү өчен ахмак булу гына җитми, тәрбияле дә булырга кирәк.

● ● ●

Кайчагында очып китәр өчен бераз артка чигенергә кирәк.

Гиппократ шаяртулары

● Медиклар фикеренчә, безнең юллар шифалы: бүсерне дә урынына кертә, бөердәге ташларны да чыгара!

● Авыру табибның каравына мохтаҗ, һәм ул никадәр ерактанрак караса, шулкадәр яхшырак…

● Ашыгыч ярдәм никадәр соңрак килсә, диагноз шулкадәр төгәлрәк була…

● Тарих фәнендәге «безнең эрага кадәр» төшенчәсе белән пандемия башлануга кадәр вакытны билгеләргә вакыт җиткәндер…

● Дөньяда яңа авыру төре барлыкка килде: симптомсыз авырулар. Элек бу «сәламәт булу» дип атала иде.

«Чаян» журналының 2022 елгы февраль санынна алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100