Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: акыллы телефоннар да бар, акыллы үтүкләр дә, акыллы кешеләр кая китте соң?

Әгәр кайнату микропларны үтерә икән, аларның мәетләре кая китә?

news_top_970_100
Мәзәкләр: акыллы телефоннар да бар, акыллы үтүкләр дә, акыллы кешеләр кая китте соң?

Бер егет урамнан бара. Каршына урта яшьләрдәге хатын-кыз очрый.

Әби, больницага ничек барырга?

Тагын бер тапкыр әби дип әйтсәң, шунда эләгәчәксең.

***

Әби оныгы белән ике атна "мәктәп-мәктәп" уйнаганнан соң гына оныгының өй эшләрен эшләп утырганын аңлады.

***

Бер кеше автобуска килеп керә:

Кем биш меңлеген югалтты?

Кешеләр дәшми. Кемнәрдер кесәләрен, сумкаларын актара башлый.

Соңгы тапкыр сорыйм - кем биш меңлеген югалтты?

Бер егет, акча эләктерү теләге белән:

Мин югалттым.

Нәрсә карап каттың? Эзлә әйдә!

***

Ир - хатынына:

Симереп беттең инде!

Үзеңә кара! Нинди корсак үстердең!

Бу корсак түгел.

Ә нәрсә алайса?

Минем дәрәҗәмә дан һәйкәле!

Ә һәйкәл астында нәрсә алайса? Үлгән солдатмы?

***

Галия, син нигә үзеңнән яшьрәк ирләр белән генә очраша аласың ул? Яшең бар бит инде...

Чөнки мин мәрхәмәтле, ә балалар шуны сизә.

***

Туй алдыннан сөйләшү.

Кыз - егеткә:

Вәли, без бит инде өйләнешәбез. Ике арабызда бернинди дә аңлашылмаучанлыклар калмасын өчен, мин сиңа моңа кадәр йоклап йөргән бөтен егетләрем турында да сөйлисем килә.

Галия, кадерлем, мин бит инде сине ничек бар шулай яратам, кирәкмәс инде. Аннары син моңа кадәр йөргән егетләреңне миңа сөйләгән идең бит инде...

Мин бит сиңа өченче көн үк сөйләдем. Мин сөйләгәннән соң яңа очраклар булгалады.

***

Нигә лотереяга шулкадәр акча тотасың? Аны отырга шанслар бик түбән бит.

Пенсиягә кадәр яшәргә шанслар бөтенләй аз, әмма пенсия фондына түлибез бит әле.

***

Кайсы финанс пирамидасында отылу куркынычы зуррак?

Пенсия фондында. Гомер буе акча кертеп барасың, исән калганнарга гына түли.

***

Әгәр берәр маймыл үзе гомере буе да ашап бетерә алмаслык бананнарны җыйса, аларны кайдадыр сакласа, аны авыру дип санарлар иде. Ә шундый ук рәвешчә акча җыйган кешеләрне "Форбс" журналы исемлегенә кертәләр.

***

Хатын-кызлар коллективы. Бер көнне болар ут ягып талашты. Директорны чакырдылар. Моңа тынычландырырга кирәк. Ул бер сүз белән генә бөтенесенең дә авызын япты:

Хәзер иң ямьсез хатын-кызга сүз бирәбез. Ул сөйләсен.

***

Яңа гына кияүгә чыккан кыз әнисенә сөйли:

Әни, син белсәң икән безне! Безнең бөтенләй дә йокы туймый, өч тулганда гына йоклап китәбез...

Әйбәт, кызым, әйбәт! Яратышып яшәгәч, әйбәт инде ул! Мәхәббәт җимешләрегезне тиз арада күрергә язсын алайса! Нәтиҗәсе бармы соң?

Бар инде, ник булмасын! Мин Инстаграмда 10 мең язылучы җыйдым, ул ТикТокта бер миллион кеше караган видео төшерде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100