Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: Акча күп булганда бәхетнең акчада булмавы турында сөйләве җиңел

Ир кеше хатын-кызлар мунчасына эләксә, барысы да аңа сугарга, эссе су сибәргә тырыша. Ә хатын-кыз ирләрнекенә керсә — бар ирләр дә шат, елмаялар. Менә бу ирләрнең хатын-кызларга караганда олы йөрәклерәк һәм мәрхәмәтлерәк икәнен күрсәтә.

news_top_970_100
Мәзәкләр: Акча күп булганда бәхетнең акчада булмавы турында сөйләве җиңел

Кыз күрәзәчегә ике фото тотып килә:

Мине ике егет ярата. Монысы Вәли, монысы Гали. Кайсына бәхет елмаер икән?

Күрәзәче фотоларны карый да, төртеп күрсәтә:

Вәлигә.

Димәк, мин аңа кияүгә чыгам?

Юк, син Галигә кияүгә чыгачаксың. Вәлигә бәхет елмаячак.

***

Төнге икедә ветеринарга шалтыраталар:

Сез ветеринармы? Ашыгыч ярдәм кирәк иде!

Ни булды?

Менә тәрәзә төбендә ата мәче ана мәчене ярата — тавышларына чыдап булмый! Нишләргә икән?

Ә сез ата мәчегә шалтыратып карагыз.

Яратышудан туктар дисезме?

Менә мин туктадым бит әле.

***

Вәли, сиңа инде алты яшь тулды, сиңа инде балалар каян барлыкка килгәнен сөйләргә вакыт дип уйлыйм.

Менә сиңа мә… Өч яшемдә бөкәйнең юк икәнен белдем, дүрт яшемдә Убырлы карчыкны сез уйлап чыгарганны, биш яшемдә Кыш бабай юк икәнен әйттегез… Хәзер менә секс белән шөгыльләнмибез дип әйтсәгез, мин алга таба кемгә ышанырга икәнен дә белмим.

***

Ир котырып кайтып керә:

Хатын, менә нигә мин бу өйдә нәрсәдер булганын иң соңгы булып беләм ул?

Тавышланма, баланы уятысың.

Нинди баланы?!

***

Күрәзәче Гадилә Вәлигә «ике ел секс күрмәячәксең» дип юраган иде. Әмма Вәли югалып калмады, шунда ук күрәзәченең дә ялгышканын аңлатып бирде. Бер генә тапкыр да түгел, ике тапкыр.

***

Өч ир оҗмахка эләгә. Оҗмах зур — бер башыннан икенчесенә кадәр барырга машина кирәк икән. Беренче ирдән сорыйлар:

Хатыныңа ничә тапкыр хыянәт иттең?

3-4 тапкыр.

Моңа «Лада» бирәләр. Икенчесеннән сорыйлар. Монысы бер генә хыянәт иткән икән. Арзанлырак иномарка бирәләр. Өченче ирнең бер дә хыянәт иткәне юк икән. Аңа «Мерседес» бирәләр. Берничә көннән болар очраша. «Мерседес»лы ир бик борчулы. Тегеләр икесе сорый:

Нигә кайгырасың? Сиңа бит иң шәп машинаны бирделәр.

Хатынны күрдем…

Соң?

Аңа роликлар биргәннәр…

***

Декретны стаждан чыгарырга. Декретны стаж дип исәпләргә.

Машина йөртүчеләргә промиллене рөхсәт итү. Промиллене тыю.

Ауган агачларны җыюны тыю. Ауган агачларны җыярга рөхсәт бирү.

Киоскларны тыю. Киоскларны төзергә рөхсәт бирү.

Соцобъектлар янында аракы сатуны тыю. Аракы сатуга рөхсәт бирү.

Чиновниклар нәрсә белән шөгыльләнә дип уйласагыз, менә сезгә исемлек. Аларның сулар вакыты да юк — рөхсәт биреп, алып утыруда алар.

***

Салым инспекторы 6 тапкыр кияүдә булган хатынга өйләнә. Беренче кичтә хатыны — моңа:

Саграк кылансаң иде, мин кыз.

Ничек? Алты тапкыр кияүдә булыпмы?

Минем беренче ирем психиатр иде, ул секс турында сөйли генә иде. Икенчесе гинеколог иде — ул карый гына. Өченчесе акча коллекционеры иде — карап кына тора. Дүртенчесе менеджер иде — сата гына беләм, нишләтәсен белмим, ди иде. Бишенчесе чиновник иде — нәрсә эшләтәсе икәнен белә, әмма бу аның компетенциясендә түгел. Алтынчысы сисадмин иде — барысы да эшләп тора икән, кагылмаска кирәк ди иде.

Шуннан? Ник миңа кияүгә чыктың?

Син бит салым инспекторы, син инде үзеңнеке итми калмаячаксың.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100