Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: «Акча эшләү кыен түгел, эшләгән акчаңны алуы кыен заман»

Кибеттә Мисыл бәрәңгесе, Кытай редискасы, Польша кыярлары, Төркия сарымсагы, Израиль шалканы… Безнең илдә берәр нәрсә үсәме ул?

news_top_970_100
Мәзәкләр: «Акча эшләү кыен түгел, эшләгән акчаңны алуы кыен заман»
"Чаян" журналы

Әбидән дә качкан, бабайдан да качкан. Нәрсә ул?

Колобок!

Юк. Акыл.

***

Вәлине нигә «Крокодиллар аучысы» дип йөртәләр ул? Бездә бит крокодиллар юк.

Ә синең аның хатыннарын күргәнең юктыр!

***

Битлеккә яңгыр тамчысы сурәте чигәргә буламы, әллә коронавирус язга бетәр микән?

***

Галия, син ничек шулай бай ир таба алдың?

Кассада торам — керде, битлеген киде, сатып алды, чыккач, битлеген чүп савытына атты! Мәйтәм, бу бит бай егет!..

***

Ир-атларга киңәш: хатын-кызны үпкәләтмичә генә яшен белергә теләсәгез, классташына ничә яшь икәнен сорагыз.

***

Демократия ул бүренең куяннан иртәнге ашмы, төшке ашмы, кичке ашмы булырга теләве турында сораштыруы.

***

Минем улым ашамый. Нишләргә икән?

Эт алыгыз.

Улым ашый башлаячакмы?

Анысын белмим. Әмма эт һәрвакыт ашый.

***

Кешеләр ничек хыянәт итә икән? Мин үзем башка парикмахерда чәч алдырсам да, үземнең парикмахерның күзенә карарга оялам.

***

Матур кыз, әйдә, танышыйк!

Рәхмәт, минем танышларым бар инде.

***

2021 ел нинди булачак?

Кытайлар быел нәрсә ашауга карап инде.

***

Коронавируска тест:

Сез чит илдә ял итеп кайттыгызмы?

Юк.

Компаниядә бәйрәм иттегезме?

Юк.

Җенси мөнәсәбәтләргә кердегезме?

Юк.

Дусларыгыз белән ял иттегезме?

Юк.

Кибетләргә йөрдегезме?

Юк.

Сездә коронавирус юк.

Ә бәлки бардыр, доктор? Булса?

Булса үләсең инде. Сезнең кебек яшәгәнче, яшәмәвең артыграк.

***

Бер хатын песи алып кайта. Ире ишекне ача. Хатын:

Кара, бу - маймыл.

Нинди маймыл булсын, песи бит бу!

Тик кенә тор, мин песи белән сөйләшәм.

***

Өйдә бер нормаль кеше бар иде безнең. Кеше шикелле сөйләшә, сорасаң - җавап бирә, ашарга пешерә, телевизор карый... Туган көненә ноутбук бүләк иткән идек - югалттык без аны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100