Мәзәкләр: 9 сентябрь чыгарылышы
Ел буена отпускта ял итәргә дип акча җыйган идем, чынлыкта карантинга җыйганмын булып чыкты.
Коронавирустан вакцина шулкадәр әйбәт булып чыкты — меңләгән кеше шунда ук савыкты, дистәләгән кеше бөтенләй чирләмәде, ә миллионлаган кеше битлекләрен салып атты. Ә бит вакцинаны әле кадый да башламадылар! Кадый башлагач ничек савыгачагыбызны күз алдына китерү дә мөмкин түгел.
***
— Ни өчен суыткычны озак юмасаң, аннан су ага башлый?
— Ул үзе юынырга маташа башлый.
***
Икътисад факультеты студенты:
— Биш ел буе миңа бик күп әйбер сөйләделәр, әмма акчаны каян аласы икәнен барыбер әйтмәделәр.
***
— Кем ул дипломат?
— Чәшке тун алыйк дигән хатынын «ул сине юан итеп күрсәтә» дип ышандыра алган ир.
***
Безнең илдә бушлай укырга һәм дәваланырга гына түгел, бушлай эшләргә дә мөмкин.
***
Дөньядагы иң көчле оешма — тинтәкләр оешмасы, ул оешманың вәкилләре адым саен.
***
Әнисе «сине кәбестәдән алып кайттык» дип сөйләнә торгач, Вәли тозлаган кәбестәгә тыныч кына карый алмый башлады.
***
Психбольница. Ике авыру телевизор карап утыра. Берсе:
— Ярый әле мин психушкада!
Боларны карап торган санитар — икенче санитарга:
— Бусы үз акылына кайтты бугай.
***
Кызлар ни турында серләшә икәнен белер өчен Вәли тулай торакта кызлар бүлмәсенең шкафына бикләнеп качып калды. Кызлар егетләре турында бик озак сөйләшеп яттылар. Иртән шкафта оятыннан җан тәслим кылган Вәлине табып алдылар.
***
— Химия безгә нәрсә бирде?
— Блондинкаларны.
***
Әгәр депутат халык хезмәтчесе икән, нигә аның хезмәт хакы шулкадәр зур?
***
— Балаларга салымның нәрсә икәнен ничек аңлатырга?
— Туңдырма сатып алырга һәм 13 процентын бала күз алдында ашап бетерергә.
***
Шофер командировкадан кайтып килә. Караса — юл читендә чегән хатыны. Бу моны кызганып утырта. Чегән хатыны аңлата — акчам юк, багып бирә алам. Ярар, килешәләр.
Чегән моңа:
— Мин сиңа өч дөрес әйбер әйтеп бирәм.
— Әйдә.
— Ай яктырта, әмма җылытмый. Дөресме?
— Дөрес.
— Кәҗәнең сакалы бар, әмма ул аны кырмый. Дөресме?
— Дөрес.
— Ә өченче дөрес әйбер — хатының күрше Вәли янына йөри.
— Дөрес түгел монысы, ышанмыйм.
— Ышанмасаң, ышанма.
Шофер өенә кайта, моның күңеленә шом керә инде хәзер. Ә хатыны бик шат, гел сөйләшә… Шофер хатынына чегән хатыны турында сөйли.
Беренче «дөрес әйбер» не әйтә. Хатыны:
— Дөресен әйткән бит инде!
Икенче дөрес әйберне әйтә, хатыны тагын килешә.
— Ә өченче дөрес әйберне мин сиңа әйтмим.
Хатыны каныга башлый: әйт тә әйт. Бик нык кыскач, шофер бирешә.
— Өченче дөреслек шул — Вәлинеке… ни… Вәлинеке кеп-кечкенә икән!
— Ой, менә монысы дөрес түгел!
***
Россия җитәкчелеге газ бәясен арзанракка сату турында Молдавия җитәкчелеге белән килеште. Россия халкы килешә алмады, шуңа күрә газны кыйбат бәядән сатып алачаклар.
***
Депутат таксига утыра.
Шофер бөтен рычагларны тарта башлый, рульне уңга-сулга бора, ишекне ача, багажникны ача, утыргычны артка төшерә, депутатка артка күчеп утырырга куша, сигналга баса, фараларны яндыра-сүндерә, капотны ача. Депутат шаккатып карап утыра:
— Син машина йөртә белмисең мәллә? Без кая булса да барабызмы, юкмы? Син кайда укыдың?
— Ярар, курыкма, — ди таксист. — Сез ничә еллар буе дәүләт белән шулай идарә итәсез бит әле, яшибез.
***
Тормышта булган кызыклы хәлләр
Таксида эшлим. Бервакыт бер чегән малае такси чакырды. Сөйләшеп киттек. Машина сатмакчы булам, сата алмыйм, ди. Кайда эшлисең, дим. Эшләмим, ди. Моның алты энесе һәм сеңлесе бар икән. Бер сеңлесе бик нык авырый икән, анысының документлары да юк, ди. Мин моның зарларын тыңлап бардым да оныттым.
Бераздан тагын шул ук адрестан чакыру килде. Бер чегән хатыны чыкты. Илле яшьләрдә. Бу сүз башлады.
— Таксида эшләү кыен түгелме?
— Юк, бу минем үземнең машина.
— Акчаны әйбәт эшлисеңдер инде?
— Әйбәт эшлим.
— Балаларга җитәме?
— Минем балаларым юк. Менә сезнең генә ул җиде балагызга берни җиткереп булмый, җитмәсә кызыгыз авырый, документлары да юк. Әле олы улыгыз да килде-китте, бер машинасын да сата алмый. Беркайда да эшләми.
Чегән шаккатып карап торды. Бүтән бер сүз дә дәшмәде, кулларының буыннарын уып барды… Мин эчемнән генә көлеп бардым.
***
СССР заманында булган хәл. СССРда фахишәләр юк дип сөйлиләр иде бит. Мәскәүдә таксист булып эшләгән ирнең хатыны да шул турыда сүз кузгата. Таксист моны «Россия» кунакханәсенә алып бара, фахишәләр утыра торган эскәмиягә утыртып куя. Бераздан фахишәләр моның янына килеп утыра, бу хатын алар белән сөйләшкәч, кемнәр икәнен аңлый. Бераздан ирләр килеп, бу хатыннарны алып китә башлый. Таксист, берәрсе хатынын алып китмәсен дип, ерактан карап тора, әмма аның хатыны берсен дә кызыксындырмый. Хатын өчен бу эксперимент начар тәмамлана — ул фахишәләр бар икәнен аңлый, әмма ире талашкан саен бу тарихны искә төшереп, «синең беркемгә дә кирәгең юк» дип әйтә башлый.
***
Бала табар алдыннан мин корсагыма карап, менә кызым миңа карый, елмая, менә без урамнан барабыз, дип күз алдына китерә башладым. Гадәттә, кызымны кияүгә биргәнне күз алдына китереп йоклап китә идем.
Һәм менә 38 атна һәм 4 көн. Роддомга барам. Бер песи йөгереп чыгып, аякларга сырпалана башлый. Акушерка якын арада табачаксың, ди. Әле бу акушерка минем белән таныш та түгел! Шуннан соң гына хәбәр иттеләр — бу песи бары тик якын арада бала табачак хатыннарга гына сырпалана икән. Менә шундый сынамыш.
***
Авылга килеп чыктым, иске автомобиль сатып алырга иде исәп. Бер карт чыкты. Бабай хәзерге яшьләрне сүгә башлады. Бозык яшьләр, тегесе-монысы. Мин яшьләрне аклап карамакчы идем, ул минем үземне сүгеп ташлады.
— Бозык хәзер яшьләр! Телевидениедән ни генә күрсәтмиләр!
— Ни күрсәтәләр соң?
— Менә кичә «Что? Где? Когда?» тапшыруы булды. Музыкаль пауза дип әйтәләр дә бер кыз шыр ялангач калып чишенә!
— Кит инде, чишенмидер инде.
— Чишенә! Бии-бии дә, чишенә дә ата!
— Белмим, мин карамадым ул тапшыруны, күрмәгән нәрсә турында әйтә алмыйм.
— Кара, иртәгә ул тапшыруны 9.45 сәгатьтә кабатлап күрсәтәләр.