Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 8 сентябрь чыгарылышы

Мәскәүдә 119 яшьлек пенсионерны котларга Пенсия фонды килде. Пенсия фонды җитәкчесе котларга дип авызын ачты, әмма тешләре арасыннан «Кабахәт!» дигән сүз генә чыкты.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 8 сентябрь чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Ике бабай капка төбендә утыра:

— Вәли, хәтерлисеңме, армиягә баргач, безгә, хатын-кызларга карамасыннар дип, дару бирәләр иде?

— Әйе!

— Менә шул дару тәэсир итә башлады бугай.

***

Туйда кәләш иренең әти-әнисенә рәхмәтендә «өч бала тәрбияләп үстерербез» ди. Туйдан соң кияү — киленгә:

— Җаным, син ничек шулай ышанып, өч бала булыр дидең?

— Әлегә балаларымның өчесе дә әнидә, туйдан соң ук кире миңа алып киләм дигән иде.

***

Бер ир чүлдә адаша. Карый — лампа ята. Ышкый — Җен чыга.

— Нәрсә кирәк иде, Хуҗам?

— Мине өйгә алып кайт!

— Әйдә. Киттек, минем арттан бар.

— Миңа тиз генә кирәк иде!

— Алайса, әйдә, йөгердек.

***

Бер балыкчы зарлана:

— Туйдырды бу күрше. Мин өйдә булганда, мин куйган сетьтан балыкны ала. Мин балыкка китсәм, хатын янына керә.

***

Карак өйгә керә. Попугай кычкыра:

— Кеша барысын да күрә! Кеша барысын да күрә!

Карак читлекне каплап куя.

Попугай:

— Кеша — мин түгел. Кеша ул овчарка.

 ***

Директор — секретаршага:

— Игълан язып куй әле. Җомга киңәшмә була диген.

— Ничек языла ул сүз? «Җ» хәрефеннән соң «ы» языламы?

— Ярар, алайса дүшәмбе дип кенә яз.

 ***

Судья — җинаятьчегә:

— Ә сез бит башка кеше була алыр идегез!

— Тырышып караган идем инде. Ялган документлар өчен утыртып куйдылар.

 ***

Ике эшмәкәр сөйләшә:

— Синең кызың бухгалтерыңа кияүгә чыктымыни?

— Әйе.

— Син бит аны урлый дигән идең.

— Хәзер урлаганын минем кызыма биреп барачак.

 ***

Куян тиен янына килә:

— Тиен, әйдә бергә яшибез!

— Әйдә!

Болар яшиләр-яшиләр, балалары юк. Киңәш сорарга ябалак янына китәләр.

Ябалак, менә без ничә ел бергә яшибез, ә балаларыбыз юк. Мин - куян, ул тиен булгангамы ул?

— Юк, син дә, ул да мужик булганга.

 ***

Сезнең белән бер үк фикердә булган кешеләрнең башкалардан акыллырак икәнлегенә игътибар иткәнегез бармы?

 ***

Интернет ярдәмендә ничек акча эшләргә?

— Интернетны өзәбез.

— Акча эшләргә китәбез.

***

Гаилә корырга теләүчеләргә киңәш. Бер-берегезгә туры киләсезме-юкмы икәнен белер өчен бергә обой ябыштырып карагыз. Икегез дә исән кала һәм алга таба да бергә буласыгыз килә икән, димәк, гаилә кора аласыз.

***

Кыш Бабай! Бөтен дөньяда мине белсеннәр дигән теләк теләгәндә мин Интерпол исемлеген күз алдында тотмаган идем!

Булган хәлләр

Инженерлар әзерли торган факультетта чыгарылыш. 13 студент тәмамлый, тугызы — кызлар. Искиткеч чыгарылыш, кызларның берсе аеруча талантлы. Укытучылар гаҗәпләнеп, моңа сорау бирә:

— Син бит бер дигән актриса була алыр идең! Нигә инженерлыкка укырга кердең?

— Мин бит монда егетләр арасында берүзем булырмын дип уйлаган идем!

Калган кызлар, күңелсезләнеп, карашларын идәнгә төби.

 ***

Бер кыз авызыннан:

«Егетем башка кызларга комплимент ясап, йөрәгемне гел яралый иде. Бер тапкыр бу гадәтенә чик куя алдым. Бер кичәдә бер кызга комплимент ясагач:, „Аның егете дә искиткеч!“ - дидем. Шуннан соң егетем кичә буе минем янымнан китмәде, кая карый икән дип күземә генә карап торды».

***

Мин бер әбинең фатирындагы бүлмәдә яшим. Ул һәрвакыт нервлы, гел сукранып йөри. Мине күралмый дип уйлап йөри идем. Бервакыт узып барам — ул пышылдап кына дога укый. «Сессияне вакытында бирсен», — дип тели. Ә мин аны нинди сүзләр белән генә атамый идем. Үземә дә уңайсыз булып китте.

— Алай дисәң, кем белә, бәлки сессияне вакытында тапшырсын да күз алдымнан югалсын дигәндер бәлки.

 ***

Ерак юлга йөргән машина йөртүче сөйләгәннән.

Данис Пермь краена килеп чыга, юлда барганда машинасы ватыла. Үз иптәшләрен көтеп торганда ике малай килеп бәйләнә.

— Акча бирмәсәң, тәгәрмәчеңне тишәбез, — диләр.

Бу кабинадан төшми — тегеләр икәү бит.

— Тишегез, — ди.

Тегеләрнең берсе, пычак тотып, тәгәрмәчкә таба китә. Тәгәрмәч шартлаган тавышка егетнең акырган тавышы кушыла… Шина шартлап, тегенең кул чугын өзеп ташлаган икән. Бу инде зур машинаның тәгәрмәчен тишү велосипед шинасын тишү белән бер дип уйлаган, аның шартлый икәнен белмәгән. Шул рәвешчә, егет үз ахмаклыгы аркасында инвалид кала.

***

Мин мәктәптә «ботаник» идем. Әйбәт укыйм, беренче партада утырам, гел бишлеләр генә алып кайтам.

Бервакыт әни ата-аналар җыелышыннан кайтты. Бу бик борчылган, нидер әйтергә тели, күзләре яшьле. Мине орышканнардыр дип уйладым.

Аннары гына сөйли башлады. Мин яхшы укыганга директор грамота биргән икән.

«Сине директор үзе мактады», — ди.

Шуннан нәрсә булган икән дип көтеп утырам.

Әни борчылган кыяфәт белән кулымнан тотты да:

— Улым, дөресен әйт, сине кыйнамыйлармы башка малайлар? — ди.

— Юк, нигә алай дисең? — дим.

— Бездә андый малайларны кыйныйлар иде. Андыйларга ярдәм итәр өчен директор шулай ук үзе мактый, бүләкләр бирә иде!

***

Мин әти һәм үги әни белән үстем. Әти зур җирдә директор, үги әнинең әтисенең фирмасында эшли. Без бай яшәдек. Мине гел каһәрлиләр иде, сәбәбен аңлый алмадым. 18 тулгач, өйдән чыгып киттем, ялгыз яши, укый, эшли башладым, әти белән үги әни шат кына иде. Мин үз әниемне эзләп табарга кирәк дигән фикергә килдем.

Мин башка төбәктә туган идем. Шунда кайттым, авылда кешеләрдән сораштырдым, бик озак эзләгәч, әнине эзләп таптым. Әлегә кадәр әнинең ишеге төбендә торганымны хәтерлим. Нинди ул әни? Кабул итәрме? Ник эзләгәнемә үкенмәмме? Нигә ул мине ташлаган?

Минем әни дөньядагы иң яхшы кеше булып чыкты. Без елашып күрештек. Ул гомере буе ялгыз яшәгән, ул чакта яман шеш белән авырый иде. Без бер елга якын гына бергә яшәп калдык. Әмма ул ни өчен минем үги әни белән үскәнемне әйтмәде. Ул үлгәч кенә аның бертуган апасы сөйләде. Әти бай кешенең кызы белән танышкан, опека органнарындагы кешеләр ярдәме белән төрле гаепләр табып, әнине аналык хокукыннан мәхрүм иткәннәр һәм мине алып киткәннәр.

Мин шуннан бирле әти белән бөтенләй аралашмыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100