Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: «8 март — 23февраль өчен үч алу чарасы»

Кичә миңа автобуста бер егет урын бирде. Менә шуны уйлап йөрим: мин картайганмынмы, әллә мин матур микән?

news_top_970_100
Мәзәкләр: «8 март — 23февраль өчен үч алу чарасы»

— Доктор, минем хатыным иртәнге алтыга чаклы йокламый.

— Ә нишли соң ул?

— Мин кайтканны көтә.

***

Яз җитте, кояш елмая… гашыйк буласым килә…ә ирем каршы!

***

Күз врачаның туган көнендә күз рәсеме төшерелгән торт алып кергәч, бөтенесе шаккатты. Гинеколог кына:

«Ярый әле минем туган көн түгел», — дип уйлап куйды.

***

УЗИга баргач кына Алсу Төркиядән диңгез ташларын гына алып кайтмавын белде.

***

Үбешү кеше өчен бик зыянлы икән.

Ничек инде?

Кичә шаярып кына Хәмитнең яшь хатынын үпкән идем, алгы тешемне сугып төшерде…

***

Бер хатын дусты белән сөйләшә:

— Ирең кайда, күренми?

— Куып чыгардым, сөяркәсе булган кәбәхәтнең!

— Булмас! Синең ирең акыллы бит, уңган, алтын куллы үзе.

— Менә булган шул! Магазиннан ике түгәрәк алып кайткан, алмаздан ди, ниндидер болгаркасына. Ә миңа алтын алка да алганы юк!

***

Бабай — оныгына:

— Улым, әйдә мин сиңа җирдәге беренче кешеләр — Адәм белән Һава барлыкка килгәнен сөйлим.

— Бабай, син миңа өченче кешенең ничек барлыкка килгәнен сөйлә.

***

Әби белән бабай сөйләшә:

Телевизордан ситуация дә ситуация диләр. Нәрсә була соң ул ситуация?

Менә мин күрше Галиягә кереп чәй эчәм икән, бу ситуация була.

Ә мин Вәли янына чәй эчәргә керсәм, ситуация була икән.

Ыслушай, карчык! Син ситуация белән проституцияне бутама!

***

Ир белән хатын эт белән мәче кебек талашып киткәннәр, ди.

Моннан соң, сине, әрәмтамакны, тик акча түләтеп ашатачакмын!

— Ә мин сине күнелеңне акчага гына күрәчәкмен… Идәндә — 50 сум, диванда — 100 сум, караватта музыка белән — 500 сум.

Хатыны тиз генә сумкасыннан 500 сум чыгарып сала:

— Әйдә, эшлә!

— Тәәәк, димәк караватта музыка белән… — ди ире.

Хатын:

— Юк-юк, идәндә, 500 сум беткәнче!!!

***

Ир әйткән икән эшлим дип, ул аны эшли! Аның җанына тиеп, ай саен кабатларга кирәкми!

***

Бер хатын врачка килә.

— Доктор, зинһар әйтегез, мин нинди хайван токымына керәм?

— Ханым, ни сөйлисез? Сез кеше бит!

— Китегез лә! Иртән сарык кебек тузып торам, шакал кебек эшкә чабам, маймыл кебек автобуска сикереп керәм, куян кебек качып барам, аю кебек этешәм, төртешәм, автобустан тавык кебек йолкынып чыгам, ат кебек эшлим, эт кебек кибеткә йөгерәм, ишәк кебек төянеп кайтам, кичке аш әзерләгәндә юлбарыс кебек балаларыма акырам, елан кебек күршеләремә ысылдыйм.

Ирем: «Песием, аш әзерме әле?» — дип сорый. Бөтенесен ашатып, балаларымны йокларга яткырам, үзем дә ятам. Ирем шунда миңа: «Күч әле, сыер кебек ятасың», — ди. Шуннан соң ничек кеше булыйм инде мин?

«Ялгыз Түшәк» төркемендәге мәзәкләр кулланылды

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100