Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 8 август чыгарылышы

Безнең әдәбиятыбыз газаптан тора. Яки герой газаплана, яки автор, яки укучы. Ә инде өчесе дә газапланса, бу — шедевр дигән сүз.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 8 август чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Ике табиб сөйләшә:

Сез кайсы өлкәдән?

Мин гинеколог.

Ә мин проктолог. Күршеләр икәнбез.

 

Ир белән хатын табибка килә:

Без инде фәләнчә ел яшибез, ә балаларыбыз юк та юк!

Доктор боларны карый да, хатынга әйтә:

Сез чыгып торыгыз әле, ирегез белән сөйләшеп аласы иде.

Хатыны чыккач, табиб моңа әйтә:

Син хатыныңны ничек яратасың? Гадәттәгечәдер инде. Менә син болай ит — мөнәсәбәтләргә яңалык керт. Гадәти булмаган урында, хатының бөтенләй көтмәгәндә ярат!

Ярар, доктор, шулай итәрмен.

Берзаман доктор боларны урамда очрата. Бәхетле гаилә, балалары белән…

Доктор — иргә:

Әйдә, сөйлә инде, мин әйткәнчә эшләдеңме?

Нәкъ сез әйткәнчә эшләдем, доктор!

Ә ничек? Нинди вакытта?

Ул катык салган табакка иелгән генә иде, ә мин арттан килдем дә!!!

Ә ул нишләде?

Ә ул нишли алсын инде? Әмма бөтен Сабантуй мәйданы ах итте инде.


Филипп Киркоров бүтән өйләнмим дип әйткән икән…

Теләсә нишләсен инде шунда. Кияүгә чыкса да гаҗәп түгел.

 

Минем малай 75нче маршрут автобусында 121нче мәктәпкә укырга йөри башлады. Анда аны унга кадәр санарга өйрәтәләр.

 

Әти, син математикадан бу мисалны чишә алмыйсыңмы?

Юк шул.

Син тырышып булса да кара.

 

Бер ир табибка килә.

Сез кем булып эшлисез?

Язучы.

Әһә, алайса карточкагызга хроник авырулары эчкечелек һәм депрессия дип язып куям.

 

Нигә безнең тормышны цирк диләр?

Чөнки барысы да бар. Бернинди хокуксыз хайваннар, аларны нәрсәдер эшләргә өйрәткән дрессировщиклар, маймылланган клоуннар да. Шушы цирк өчен акча түләгән тамашачылар да бар — дрессировщик белән клоуннарның да ашыйсы килә бит.

 

Бу дөньяда үз мәхәббәтеңне табу шулкадәр авыр.

Синең әле илледән соң эш эзләгәнең юктыр…

 

«Шуның өстендә эшлибез», «Мәсьәлә хәл ителәчәк», «Мин моны ачыклап бетерермен» — «Ычкын күз алдымнан» дигән сүзнең күпме синонимы бар!

 

Түрәдән интервью алалар.

Карьера баскычыннан күтәрелер өчен авыр әйбер алмаска кирәк.

Гаиләсез, бала-чагаларсыз димәкче буласызмы?

Юк, намус белән оятны калдырып торырга.

 

Ир белән хатын кич өйләрендә утыралар. Хатыны ярты сәгать телефонда язышып утыргач, ир нервлана башлый:

Кем соң ул?

Дус кыз инде, Сочида ял иткәне турында яза.

Нәрсә язган соң?

Белмим, кайткач сөйләрмен диде.

 

Диңгездә ташбака йөзә, сыртында елан утыра.

Ташбака уйлый:

Төшереп калдырырга микән моны? Ташласам, чагуы бар, ә ташламасам, чакмыйм әле, кирәге бар дип уйлаячак.

Елан уйлый:

Чагарга микән моны? Чакмасам, төртеп төшерүе бар — аннары мин батып үләм. Ә чаксам, бергә батабыз…

Әйдәгез, хатын-кызлар арасындагы дуслык өчен!

 

Күп кенә никахлар чүлдәге миражны хәтерләтә. Башта сарайлар, пальмалар, дөяләр күренә. Аннары сарайлар юкка чыга, пальмалар да бетә һәм син дөя белән ялгызың каласың.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100