Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 7 сентябрь чыгарылышы

Безнең илдә генә машина йөртүче: «Берни дә күренми», — дигәннән соң газга баса.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 7 сентябрь чыгарылышы
"Чаян" журналы карикатурасы

Балаларны тәрбияләп ни мәгънә — алар барыбер сезгә охшаячак. Шуңа күрә үзегезне тәрбияләгез.

*** 

Ир белән хатын порнофильм карарга булалар. Кабызалар телевизорны, анда ир кызны чишендерә.

Хатын — иренә:

— Вәли, син ыштаннарыңны кер юу машинасына аттыңмы ул, юкмы?

*** 

Кызларга киңәш: ике егет арасыннан кайсын сайлыйм икән дип аптырасагыз, икенчесен сайлагыз. Әгәр беренчесе яхшы булса, икенчесе барлыкка да килмәс иде.

***

Исерек балыкчылар төнлә елгада су анасын тотып алдылар. Иртән айныгач алар су анасы түгел, зур балык икәнен аңладылар һәм барысына да бик оят булды.

***

Вәли, кыйналып, больницага эләгә. Хатыны сорый:

Нәрсә булды?

— Карыйм — төркем-төркем булып ирләр килә. Кочаклашалар, үбешәләр… Гей-парадмы әллә дип сорыйм. Юк, ВДВ көне икән…

***

Базарда:

— Вәли, син нигә бәрәңгеңнең килосын 20 сумнан сатасың? Гали ун сумнан сата.

— Ник, нигә миннән аласың? Галидән ал.

— Гали сатып бетерде инде, аның бәрәңгесе юк.

— Менә минем дә юк булгач, мин дә ун сумнан сата башлармын.

***

Бер ир мулладан сорый:

— Ходай өчен бер миллион сум нәрсә?

— Берни түгел.

— Соң, шулай булгач. Нигә ул миңа берни түгелне бирми?

— Бирер, көт бер мизгел генә.

— Ә бер мизгел Ходай өчен күпме ул?

— Миллион ел.

***

Кунакка баргач, бер хатын кошелегын югалта. Бер малай табып бирә моңа. Ачып карый бу хатын кошелегын һәм аптырап кала:

— Мин кошелекны югалтканда анда бер биш меңлек кенә иде. Хәзер биш бер меңлек. Ничек шулай булды икән?

Малай:

— Узган юлы да бер хатын эре акча белән кошелегын тапкан иде, шуңа күрә миңа бүләк итеп бирергә акчасы да булмады.

***

— Галия, син бүген төшкә кердең.

— Ничек итеп?

— Бераз тыйнаграк булырга кирәк инде, син бит ир хатыны.

***

— Йокым туймады…

— Сәбәбе?

— Сәбәбенең дә йокысы туймады.

***

Әти кеше улына нотык тота:

— Зыялы кеше бәдрәфтә дә укырга тиеш! Менә мин бәдрәфтә «Война и мир» укыйм. Ә син телефоныңнан анекдотлар гына укыйсың!

— Әти, эч катканны дәваларга кирәк, аның белән горурланырга кирәкми.

***

Тормышта булган хәллләр.

Балалар бакчасындагы бәйрәмдә булган хәл. Балалар һәм тәрбиячеләр «Бүре һәм кәҗә бәтиләре”н куя. Балалар бүредән куркып, кәҗә бәтиләренә куанып карыйлар. Бүре кәҗә бәтиләрен алып китә, кәҗә булып киенгән тәрбияче чыга һәм балалардан сорый:

— Балалар, сез күрмәдегезме, кая китте икән кәҗә бәтиләре?

Балалар җавап бирәләр — бүре алып китте, теге якка…

Шунда бер әти кеше баласына ачуланып дәшә:

— Нәрсәгә аңа әйтәсең кая алып киткәнен — үзе эзләсен, ул аның өчен зарплата ала.

***

Таксист белән булган хәл. Әле юл читендә кул күтәреп тә машиналарны туктаткан чаклар.

Юл читендә кул күтәргән балалы хатынга туктый, артка утыралар. Барып җиткәч, борылып караса — күзе шакмак була: бала үзе генә утыра.

— Әниең кайда?

— Ә ул машинага утырмады, — ди бала.

Аннары гына аңлый таксист — ана баланы артка утырткан да, алга утырмакчы булган, арткы ишекне япкач, ул китеп барган…

Баланы утыртып киткән җиргә бара — ә ана юк.

— Адресыңны беләсеңме? — дип сорый. Юк, белми.

Сораштыра торгач, бала әбисенең кайда яшәгәнен белә булып чыга. Баланы алып килеп әбисенә тапшыра. Әнисенә шалтыраталар — ә ул телефонын өйдә калдырган икән.

Таксист өенә кайтып китә. Өенә кайтып җитәрәк башына суга — ә ана кеше милициягә барган булса!

Коты алынып милициягә йөгереп килеп җитә.

— Бала югалды дигән хәбәр булмадымы?

Ә шәһәрдә «Перехват» игълан ителгән, бөтен машиналарны туктаталар, баланы эзлиләр икән. Бу баланы китереп тапшырганын сөйли. Отделдагы бөтен милиционерлар да таксистны гаепле түгел дип таба, барысы да шулай ук эшләгән булыр идек, диләр… Берсе дә ананың ни өчен баланы артка үзен генә утыртып, ананың алга утырырга теләгәнен аңлый алмый. Өстәвенә, ана кеше машинаның төсен дә, номерын да хәтерендә калдырмаган икән.

Ике сәгать тирәсе утырып, аңлатмалар язганнан соң таксистны кайтарып җибәрәләр.

Ә нәтиҗә шул — баланы артка үзен генә утыртмагыз. Янында булыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100