Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 6 сентябрь чыгарылышы

Урманда кешегә тап булган кабаннар кешеләрне агач башында яши торган җан ияләре дип уйлый.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 6 сентябрь чыгарылышы
"Чаян" журналы карикатурасы

Шагыйрә кыз егете белән урманда йөри. Күңеле илһам тели моның, егетнең исә кызга ошыйсы, кыз шикелле матур итеп сөйләшәсе килә.

— Кара нинди матур усак, — ди кыз.

— Сөйләшә белсә, безгә ни дияр иде икән ул?

— Гафу итегез, мин юкә дияр иде.

***

Бер ирнең хатыны төрмәгә килә. Ире моңа бәйләнә башлый:

— Нигә шулкадәр озак килмәдең?

— Мин төрмә начальнигы янына бардым, унбиш ел срок бик озак, азайтыгыз, дидем. Ә ул килгән саен миңа бәйләнә, оятсыз тәкъдимнәр ясый.

— Ә син нәрсә?

— Нәрсә-нәрсә… Җый әйберләреңне, өйгә кайтабыз.

***

Бер егет профессорга мөрәҗәгать итә:

— Мин сезнең кызыгызның кулын сорыйм. Рөхсәт итсәгез, без ир белән хатын булыр идек…

Профессор вәкарь белән сүз башлый.

— Бу болай гади генә әйбер түгел. Менә борынгы әдәбиятка күз салсак, анда бу сорауга җавапны калын китаплардан эзләргә кушканнар. Менә син беләсеңме, Көнчыгыш галимнәре мондый очракларда нишләргә куша?

— Нигә алардан сорарга, мин сезнең хатыныгыздан сорадым инде.

***

Тормыш сынамышларыннан. Әгәр сезнең сөяркәгезнең ире очрашканда кулыгызны каты итеп кыса һәм күзегезгә карап чын күңеленнән сөенеп елмая икән, димәк, сөяркәгез сезгә тиздән: «Кадерлем, без аерылыштык, кайчан өйләнешәбез?» - дип сораячак.

***

Ир исереп кайта.

Хатыны:

— Эчтеңме?

— Юк.

— Эчтең бит инде!

— Юк!

— Көчкә аягыңда торасың бит инде, эчмәдем ди.

— Эчмәдем.

— Алайса «килештергәләштергәләмәгәнлектән» диген әле.

— Эчтем.

***

— Официант, ә бу тавыкны тагын бераз кыздырып алып булмыймы?

— Нигә?

— Ул тәлинкәдәге дөгеләрне чүпли.

***

Әтисе — улына:

— Улым, син Галия белән йөрисеңме әллә?

— Йөрсә, нәрсә булган?

— Берни дә түгел… Синең яшьтә булганда мин дә аның белән йөргән идем.

***

Улы әтисен больницага алып килә.

— Тапочкиларыгыз бармы?

— Бар.

— Бахиллалар?

— Бар.

— Урын-җир?

— Алдык.

— Савыт-саба, кашыклар?

— Алдык.

— Матрас, юрган, мендәр?

— Алдык.

— Дарулар?

— Урынында.

— Шприцлар?

— Алдык.

— Ярар, сезнең әтиегезне больницага салырга була алайса… Туктагыз әле, ә бу ак халатлы кеше кем?

— Бу — врач, аны да үзем белән алдым, бәлки сезнең больницада врач та юктыр.

***

Йокыдан торгач, әби бабайга бәйләнә:

— Син карт тәре, йокы аралаш миңа Өммия дидең. Нигә алай дип әйттең?

— Карчык, ышансаң — ышан, ышанмасаң — юк, төш күрдем, үземне Әлмәндәр бабай икән дим.

***

Тормышта булган кызыклы хәлләр.

Минем әти хәрби кеше иде, складта эшли. Ул гомере буе складтан әйбер ташыды. Кухня, балкон — бөтен җирдә капчыклар, банкалар, савытларда азык-төлек иде, исәбе-чуты юк. Мин шулар арасында үстем. Туганнарым юк иде, шуңа күрә үземне якын күргән балалар бакчасы тәрбияче белән дуслаштым. Мин аңа өйдән шул ярмаларны ташый идем. Алар күп булгач, әниләр дә белмәде. Дефицит вакыт, тәрбияче хатын чиксез сөенә иде.

Мин балачакта әниләрдән ярма ташыганымны беркемгә дә әйтмәдем. Инде үзем дә ул турыда оныткан идем, очраклы рәвештә нотариус искә төшерде. Тәрбияче хатын картаеп үлеп киткән, фатирын минем исемгә яздырган…

***

Спорт товарлары кибетендә булган хәл. Мин чиратта басып торам, минем артта — ике метрлы, такыр башлы бер егет. Кибеткә бер ир килеп керде, елмаеп: «Барыгыз да урыннарыгызда калыгыз. Бу — талау», — ди. Теге егет кулындагы битасы белән моның башына берне генә бәрде.

Кассадан чәрелдәп кызлар йөгереп чыгып, егылган иргә ташландылар… Аннары гына аңладык — бу кибетнең хуҗасы булган икән, шаяртырга уйлаган…

Кибет хуҗасы полициягә хәбәр итмәде, «яхшы сатып алучы» дип егетне мактап, битаны бүләк итте.

***

Зумнан конференция бара. Шулвакыт тагын бер коллега телефонга шалтыратты. Ашыгыч, шуңа күрә динамикларны кушып сөйләштем. Кемдер ишектәге кыңгырауга басты — гафу үтендем дә, тиз генә киттем. Ялгыш шалтыратканнар булып чыкты. Бүлмәгә керсәм, гаҗәп хәл — телефоным ноутбук белән сөйләшеп ята… 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100