Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 5 сентябрь чыгарылышы

Әниең смартфонда эшләргә өйрәт әле дип әйтә икән, нервланма, тыныч кына аңлатып бир. Исеңдә тот – ул кайчандыр сине ашаганда кашыкны тотарга өйрәткән кеше.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 5 сентябрь чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Галия башта электрик белән яшәп алды, аннары сантехник белән, хәзер маляр белән…

Фатирга ремонт ясар өчен акчаң булмаса, нишлисең инде?

***

«Амазон» компаниясе складта эшләүче эшчеләр өчен браслетлар уйлап тапкан. Кеше товарны дөрес түгел контейнерга сала икән, ул дерелдәп сигнал бирә һәм ялгыштан саклап кала.

Социаль челтәрләрдә «антиутопия килеп җитте» дип, бу роботларның кешеләрне контрольгә алуы дип язалар. Чиратта — укытучыга дөрес түгел сорауны күрсәтүче дерелдәвек указка, табиб ялгышын күрсәтеп калтыраучы скальпель…

***

Илдә демографик кризис. Урлаучыларның саны арта, ә менә кемнән нәрсәдер урлап була торганнарның саны кими.

***

Икътисад акрынайды дигәнгә аптырыйм, тик торган әйбер акрыная да аламыни?

***

Кызлар матур курчакларны, малайлар матур машиналарны ярата дигән әйбер аларга 17 яшь тулганчы гына дөрес. Аннары киресенчәгә әйләнә.

***

31 декабрь. Исерек ир табуреткага баса, люстрага бау ташлый… Кинәт ишек ачылып китә дә, Кыш Бабай килеп керә.

— Нишләвең бу?

— Менә… Хатын ташлап китте, эштән кудылар, менә шулай итәргә уйладым…

— Хм. Табуреткага инде менгәнсең икән, шигырь укыйсыңмы соң инде…

***

Психбольницада авыру ир аквариум янында басып тора һәм балыкка сөйли:

— Миңа фатир кирәк! Шәп машина! Яшь хатын!

Узып баручы табиб:

— Авыру, балыкка бәйләнмә. Ул сөйләшә белми.

Балык:

— Мин дә шулай дим инде аңа. Тыңламый бит, инде ярты сәгать бәйләнә.

***

Мәктәп авырга узу белән бер. Тугыз ай дәвам итә, икенче атнасыннан ук күңел болгана башлый.

***

Бер генә язучы да:

— Мин ялкау, талантсыз һәм хөрәсән! — димәс.

Ул:

— Мин иҗади шәхес! — диячәк.

***

Бер бүлмәле фатирда өчәү яшиләр — әти, әни һәм малай. Берзаман өлкәннәрнең бергә буласы килә. Әтисе улына әйтә:

— Улым, разведчик буласың киләме? Балконда карап тор әле кемнәр нишләгәнен, аннары сөйләрсең.

Малай чыгып китә, болар караватка менеп ята.

Малай балконнан сөйли башлый:

— Галия апа кибеткә китте. Гали абый сыра алып кайтып бара. Вау! Вәлинең әтисе белән әнисе секс белән шөгыльләнә!

Тегеләр сикерешеп тора:

— Ничек? Ишегалдындамы?

— Юк, Вәлине дә балконга чыгарып бастырганнар.

***

Карт укытучы ир су буенда бака тотып ала да банкага салып куя.

Бака кеше тавышы белән сөйли башлый:

— Җибәр мине, бабай! Җибәрсәң, мин сылу кызга әйләнәчәкмен, аннары инде мин синеке булачакмын!

— Юк инде! Бу яшемдә мине сылу кызларга караганда сөйләшә торган бакалар күбрәк кызыксындыра.

***

Гипермаркетта бер ир каушап кына бер хатынга сүз ката:

— Гафу итегез, сезнең 5000 сумыгыз булса, бу кибеттәге кайсы бүлеккә барыр идегез?

— Косметикага!

— Ә ярар, рәхмәт! Хатынны шуннан эзлим алайса.

***

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Бер ир поездда барганда күрше купедагы бер кыз белән таныша. Болар ресторанда утыралар, ир «төнлә киләм» ди, кыз да каршы түгел. Ир килергә вәгъдә бирә, ә кыз — йокламыйча көтәргә. «Аскы купеда, уң якта» дип урынын әйтеп куя. Караңгы төшкәнне бу көчкә көтеп җиткерә, инде башкалар йоклагандыр дип уйлап, шыпырт кына моның купесына керә. Теге кыз сискәнеп китә, әмма тиз генә үзен кулга ала… Күршеләре күргәнче дип бу тиз генә чыгып та китә.

Иртән чәй ясарга барса, теге кыз — күзләре кып-кызыл, ачулы, сумкаларын күтәреп чыгарга бара. «Мин төн буе көттем», — дип сүгенә дә чыгып китә.

Ир хәзер аптырап кала. Ә нәрсә булган? Ничек?

Аннары гына аңлап ала — купеларны бутаган икән… Кем янына кергәнен аңлар өчен, тагын шул купега бара, ишекне шакып керә. Керсә — теге кыз да чыгып киткән, урынында бер бит кәгазь, анда язу: «Ирем белән аерылганнан соң ир заты күргәнем юк иде, рәхмәт сиңа, Кеше!»

***

Гастрольләрдә вакытта бер җырчының баянчысы бер кыз белән таныша да номерга алып кайта. Боларның мәхәббәт шулкадәр көчле булган күрәсең — караватны вата. Нишләргә? Түлисе килми бит моның. Иптәшләрен чакыра, уйлыйлар. Аннары уйлап табалар — караватны ватарга да, кисәкләрен чыгарып атарга. Пычкы чүбеннән ясалган караватны вату көчле-көчле егетләргә кыен түгел, чүпне чыгарып ату да проблема тудырмый — инструмент чемоданнары, сумкалары бар.

Кунакханә бүлмәсен кабул итеп алганда дежур хатын чүт артына аумый:

Ә карават кайда?

Баянчы егет тә төшеп калган түгел:

Карават кайда дип сездән сорарга тиеш! Мин идәндәге матраста йокладым. Караватсыз нинди кунакханә ул сездә? Әллә сезнең хезмәткәрләр караватны да урлыймы?

Баянчыны чак тынычландыралар.

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100