Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 5 июль чыгарылышы

Мыек ясап эшкә килгән идем, кашларын ясаткан хатын-кызлар көлә - ә мин аңламыйм, нигә аларга яраган миңа ярамый?

news_top_970_100
Мәзәкләр: 5 июль чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Хатын — иренә:

Сине Себергә сөрсәләр, мин синең белән китәм анысы, әмма тунны алданрак алып куясы иде.

 

Студент җәһәннәмгә эләгә. Аннан сорыйлар:

Сиңа гадәти җәһәннәм кирәкме, студентлар өченме?

Гадәти!

Студент гадәти җәһәннәмгә эләгә. Бар да бик гади — бу тормыштагы кебек яшисе. Әмма кич белән шайтан керә дә һәркемнең артына кыздырылган кадак кадап чыга. Студент бер ай түзә, аннары тагын килә:

Минем чыдар хәлем калмады, инде кадак кадар урын калмады, студентларныкы кирәк!

Моны студентлар җәһәннәменә күчерәләр. Бу тормыштагы кебек, шайтан да юк. Студент «каян килде бу рәхәт тормыш» дип яши. Бер ай яши, ике ай… Өченче ай азагында бер капчык кадак күтәргән шайтан килеп чыга:

Студент, әйдә, төшер ыштаныңны, сессия вакыты җитте!


Укытучы балалар белән сөйләшә:

Галия, син үскәч кем буласың?

Укытучы!

Гали, ә син кем буласың?

Космонавт!

Вәли, син кем буласың?

Сексопатолог!

Ничек инде? Ә син нәрсә аңлыйсың соң?

Әнә, урамда ике кыз туңдырма ашап бара. Берсе туңдырманы ялап ашый, берсе — тешләп. Аларның кайсы кияүдә?

Укытучы кызарып чыга:

Ялап ашаганы…

Юк, бармагында балдагы булганы кияүдә, ә менә мин сезнең шикеллеләрне дәвалаячакмын.


 Сезгә бала алып кайтырга вакыт.

Мин инде бала-чага түгел. Кайчан бала алып кайтырга кирәклеген үзем беләм. Кешегә бала алып кайтырга вакыт дип әйтү - әдәпсезлек.

Бәлки әдәпсезлектер дә, әмма сезне бала табу йортына алып килделәр, ә мин — акушер.

 

Табиб — пенсионерга:

Зур йомыш белән ничек? Көненә ничә тапкыр йөрисез?

Ике атнага бер тапкыр.

Ничек шулай аз?

Минем пенсиям белән ешрак килеп чыкмый.

 

Вәлигә әнисе балаларны ләкләкләр алып килә дип сөйли иде.

Әтисе Вәлигә балаларны кәбестә арасыннан табалар дип сөйли иде.

Бар тик ишектәге ачкыч тишеге генә чын дөреслекне әйтеп бирде.

 

Депутатлар автобуста утырып йөрсә, ни булыр иде икән?

Кондукторга бер сум да килеп җитми.

 

Бер сорау бирергә буламы?

Була, син аны әле генә бирдең.

Ә ике сорау бирергә ярыймы?

Була. Син әле генә анысын да бирдең.

 

Бала аю ата аюдан сорый:

Әти, гөмбәчене тапсаң, ашарга ярыймы?

Ярый, улым.

Әти, ә җиләкчене ашарга ярыймы?

Ярый, улым.

Ә аучыны?

Аучыны да ашарга ярый.

Ә балыкчыны?

Юк, улым, балыкчыны ашарга ярамый, балыкчы ашаганнар алкашка әйләнә.

 

 Депутат гаиләсендә юбилей — алтын туй. Ир белән хатын, алтын туйга кадәр яшәсәк, серләребезне сөйләрбез дигән вәгъдә куешуны искә төшерә.

Ир:

Син миңа хыянәт иттеңме?

Өч тапкыр.

Кайчан?

Хәтерлисеңме, сине бервакыт төрмәгә утыртмакчылар иде? Ә аннары судья кисәк кенә фикерен үзгәртте… Менә шул судьяның теләген үтәргә туры килде…

Мин сиңа ачуланмыйм, кадерлем! Рәхмәт сиңа… Ә тагын кайчан?

Хәтерлисеңме, син яшь чагында авариягә эләккәч, шунда ук иң яхшы хастаханәдә операция ясаганнар иде? Менә шул докторның теләген үтәргә туры килде…

Мин сиңа ачуланмыйм, кадерлем! Рәхмәт сиңа… Ә тагын кайчан?

Хәтерлисеңме, син беренче тапкыр депутат булып сайландың?

Әйе!

Хәтерлисеңме, синең өчен ул вакытта ун мең кеше тавыш бирде!

Әйе!

Менә шул: чынлыкта синең өчен бер кешенең дә тавыш бирәсе килмәгән иде, ә мин әле синең сайлаучыларың алдындагы бурычларымны һаман да түләп бетермәдем. 


Вәлигә - эшендәге хезмәттәше:

Вәли, син групповой секс яратасыңмы?

Яратам дип... Булганы юк.

Яратсаң, өеңә элдерт хатының янына - бәлки өлгерерсең әле.


Патшаларның оныклары чит илдә яши.

Революционерларның оныклары чит илдә яши.

Советлар Союзы җитәкчеләренең оныклары чит илдә яши.

Илдән куылган олигархлар чит илдә яши.

Чиновникларның балалары чит илдә яши.

Барысы да безнең илдәге халыкны ничек дөрес яшәргә икәнен өйрәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100