Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 4 сентябрь чыгарылышы

Ирләрнең башларында бер генә уй — кешелек юкка чыкмасын дип кайгыралар.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 4 сентябрь чыгарылышы
Николай Космылин карикатурасы, "Чаян" журналы

Кайнана, улын тартып алган киленгә туй вакытында төртеп алу җаен тапты. «Күлмәгең ямьсез», — дип ысылдады. Килен дә кайнанасынннан үч алу җаен тапты: «Икенче тапкырында матуррагын киярмен», — диде.

*** 

Театр факультетында имтихан. Студентларга бирем:

— Спектакльдән күренеш дип күз алдыгызга китерегез. Ир хатыны белән кичәгә килгән. Сүз белән әйтмичә аларның чыннан да ир һәм хатын икәннәрен ничек күрсәтергә?

Бер студент:

— Хатын ирнең галстугын төзәтә.

Укытучы:

— Ә бәлки ул аның секретаршасыдыр?

Икенче студент:

— Ир хатынны үбә.

Укытучы:

— Ә бәлки ул аның сөяркәседер?

Өченче студент:

— Ир «нигә мин сиңа өйләндем инде», — дип мырлый.

Укытучы:

— Юк. Дөрес түгел. Күрсәтергә кирәк. Аннары, хәтта алай булса да дөрес түгел, бәлки инде алар аерылгандыр…

Дүртенче студент:

— Аларның балдаклары бар…

Укытучы:

— Әллә алар сөяркәләрдер…

Берсе дә белә алмый. Укытучы дөрес җавапны җиткерә:

— Ир хатынның сумкасыннан кулъяулыгын ала, шуңа шаулатып сеңгерә дә кире хатынның сумкасына тыгып куя.

 ***

Тормышка җитди карамагыз — сез аннан барыбер исән-имин котылып кала алмаячаксыз.

***

Аракы эчкәннән соң рульгә утырмагыз. Рульгә утырганнан соң смс язып барган кеше бәрдерсә, син гаепле буласың.

***

Хатын — иренә:

— Вәли, нигә күрше подъезддагы Галия минем белән очрашканда елмая ул?

— Ә мин каян белим?

— Кара аны, Вәли. Әгәр ул синең аркада елмая икән, озакламый бөтен йорттагы ирләр синең белән очрашканда елмая башлаячак.

***

Россиядә олигархлар юк диләр. Чыннан да, нишләсеннәр инде алар монда? Алар күптән чит илдә.

***

Кабахәтләр, караклар, дип эченнән генә сүгенде шагыйрь Тютчев, әмма культуралы кеше буларак, «Акыл белән Россияне аңлап булмый», — дию белән генә чикләнде.

***

Вәлигә «һәр өлкән кешенең бер сере бар» дип сөйлиләр. Бу моны тикшереп карарга уйлый. Өенә кайткач, әнисенә җитди кыяфәт белән:

— Әни, мин синең сереңне беләм.

Әнисе ялт-йолт карана, агарып чыга да Вәлигә 100 сум бирә:

— Бер кешегә дә әйтмә!

Вәлигә ошап китә бу. Әтисе кайткач, аның янына килә:

— Әти, мин синең сереңне беләм!

Әтисе агарып кала, 200 сум бирә:

— Берәүгә дә әйтмә!

Иртән күрше Галине күрә Вәли. Тегесе бакча казып ята.

— Гали абый, мин синең сереңне беләм!

Галинең кулыннан көрәге төшеп китә. Ул, күз яшьләрен сөртә дә Вәлине кочаклап ала:

— Кысып кочакла әтиеңне, улым!

***

15 балалы хатыннан интервью алалар.

— Ә Сезнең балаларыгызның исемнәре ничек?

Малайлар — Вәли, кызлар — Галия!

— Ә нигә шулай?

— «Вәли!» дип кычкырасың, малайлар килеп җитә, «Галия!» диюгә кызлар килә. Аерым-аерым чакырасы юк.

— Ә аерым баланы чакырырга кирәк булса нишлисең?

— Ул очракта мин отчестволары белән дәшәм.

***

Тормышта булган хәлләр

***

Бер гаиләнең барлыкка килү тарихы. Чыннан да булган хәл.

Бер кыз гомерендә беренче тапкыр кокос сатып ала. Йокларга ятар алдыннан юрган астына кереп ашамакчы булса, ватарга кирәк икән… Киенеп каядыр барасы да килми, өендә чүкеч-балта ише әйбер дә юк. Аннары балконнан асфальтка атарга кирәк дип уйлый. Аннары башына китереп суга — ә кемдер алып китсә? Йокы күлмәгеннән генә тиз генә урамга чыга, «Кокоска тимәгез!» дип яза да, шул кәгазьне ташлар белән бастырып куя. Өскә менә, кокосны ала да балконнан ата. Тиз генә урамга йөгереп чыкса… Асфальтта бер кулы белән канлы башын тоткан егет утыра, ә икенче кулында теге кәгазь… Кеше үтердем дип коты алына, ашыгыч ярдәм чакыра. Куркуыннан ашыгыч ярдәмгә утырып китеп тә бара. Әллә табиблары шулай махсус котырта — егет янында палатада кала да.

Ире сөйләве буенча. «Җәйге кич, урамнан барам, берәүгә дә тимим… Карасам, җирдә ниндидер сәер язу бар. Алып укыйм, кокоста тимәгез дип язылган. Нинди кокос дип уйлыйм, нигә аңа тимәскә? Уйлап торганда баш түбәсендә сызгырган тавыш ишетәм… Аннары барысы да томан эчендә кебек кенә. Уянып киткәндә инде өйләнгән идем».

Гаилә үзләрен таныштырган кокосны ашамаган, сервантларында саклыйлар.

***

Немец алып баручысы Гаральд Шмидт: «Гаиләле ирнең сексы машина йөрткәндәге кебек. Хатының битараф рәвештә карап тора һәм вакыт-вакыт: „Ашыкма, ашыкма“, — дип өйрәтә».

***

Актриса Александра Яблочкина беркайчан кияүгә дә чыкмаган, саф килеш картайган. Инде әби булгач, ул актриса Фаина Раневскаядан мәхәббәт белән шөгыльләнүнең ничек булуын сорый. Тегесе сөйләп биргәч, ул гаҗәпләнеп бер генә сорау бирә:

— Ай Алла! Әле ул бит наркозсыз!

***

Мин укырга килгәч, әби белән яши идем. Бервакыт егетем килде, кунар җире юк, әбигә аңлаттык, ул куна калды. «Аерым ятасыз», — дип кат-кат кисәтте бу. «Әйе, әби, син нәрсә?» — дип үпкәләгән дә кыяфәт ясадым. Ишек бикләнми, биге юк та, уйлаган да юк — әби барыбер миңа керми. Егет килгәч, мин ишекне урындык белән терәтеп куйдым.

Ул идәнгә ятты. Мин караватка. Әби йоклап киткәч, теге минем янга менеп ятты… «Иң кызык» мизгелдә генә әби ишекне шакый башлады.

— Минем күзлек синең бүлмәдә калган бугай, кызым, — ди.

Көч-хәл белән:

— Монда түгел ул, — дип әйтә алдым.

Гәҗит укыйсым бар иде, бик кызык әйбер язганнар, — дип әби ишекне төртеп ача да башлады. Егеткә төртәм, ә ул төшми, юрганны башыннан ябынды да ята кырыйда! Әби кергәч кенә күрдем — зуп-зур аяклары юрганнан чыгып калган! Хәзер күрә әби, тавыш чыгара, әнигә сөйли, котым калмады…

— Ай, сез йоклыйсызмыни? Ә минем гәзит укыйсы бар, — ди әби. Шаккаттым, әби егет минем ятканга бер сүз дә әйтми…

— Аякларың туңа бит, — диде дә әби юрган белән егетемнең аякларын каплап куйды…

Ярый әле күзлеге минем бүлмәдә калмаган булган… Әби егетнең аякларын минеке дип уйлаган икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100