Мәзәкләр: 31 август чыгарылышы
Укытучыларны 1 сентябрь белән котлау - ул атларны язгы кыр эшләре башлану белән котлау белән бер.
Егет белән кыз Интернетта языша:
– Мин сиңа чәчәк җибәрдем, ә син рәхмәт тә әйтмәдең.
– Син фильм җибәр дә, аннары кинога алып бардым дип тә әйт тагын.
***
Оныгы бабасына:
– Бабай, син йоклыйсыңмы?
– Ә нәрсә?
– 500 сум бир әле?
– Йоклыйм, улым, йоклыйм.
***
Директор – хезмәткәргә:
– Син нигә шулкадәр өеңә кайтырга ашыгасың?
– Ашарга пешерәсем бар.
– Ә хатының эштәме?
– Юк, өйдә.
– Авырыймыни?
– Авырмый, әмма ул ач.
***
– Әни, мине ирем үпкәләтте. Мин өйгә кайтам.
– Юк, кызым, явызлык эшләгән кеше җәзасын да алырга тиеш. Мин сезгә киләм!
***
Бер ир эшкә урнашырга килә.
– Балаларыгыз?
– Биш кызым, өч улым бар.
– Ә кулларыгыз белән нәрсә эшли беләсез?
***
1 сентябрь. Укытучы балалардан сорый:
– Балалар, җәен нинди китаплар укыдыгыз? Нинди нәтиҗәгә килдегез? Галия, син нинди китап укыдың?
– “Корыч ничек чыныкты”. Мин гомер әрәмгә үтмәслек итеп яшәргә кирәклеген аңладым.
– Гали, син нинди китап укыдың?
– “Өч мушкетер”, мин дусларны ташламаска кирәклеген аңладым.
– Вәли, син нәрсә укыдың?
– “Судьба человека”. Мин өченче стакан аракыдан соң гына закуска кирәклеген аңладым.
***
Яңа ел бәйрәмнәрендә экономия ясыйсыгыз килсә, Кыш Бабай пандемия вакытында исән калмады дияргә кирәк.
***
Ир командировкадан кайта – караса, хатыны каушаган. Бу, нидер сизенеп, хатынының сөяркәсен эзли башлый. Эзли-эзли, көч-хәл белән ваннадагы чүпрәкләр астыннан шәрә Вәлине табып ала.
– Син нигә монда?
– Мин кайда да булса булырга тиеш бит инде.
***
Базарда сөйләшү.
– Бу карлыганмы?
– Карлыган.
– Карамы?
– Юк, кызыл.
– Нигә ак?
– Чөнки әле яшел.
***
Драматург – режиссерга:
– Мин яңа пьесамны язып бетердем.
– Нинди сюжет? Кыз ярата, егет аны яратмыймы?
– Юк, егет тә аны ярата.
– Ярар, хет нинди дә булса яңалык икән драматургиядә.
***
Бер хатын им-томчы әбигә бара:
– Беләсеңме, әбекәй, минем иремнең барып чыкмый...
Әби моңа ниндидер порошок бирә:
– Менә шуны иреңә бер чеметем эчерт, бар да әйбәт булыр.
Хатын кайта, карый, чеметеп эчеп карый – тәэсире юк. Бу порошоктан рәт чыкмас кебек тоела моңа һәм бу пилмәнгә пакеты белән порошокны тондыра. Ире эштән кайта моның, хатыны пилмәнне тәлинкәгә сала да, үзе урын-җирне әзерләргә китә. Бераздан күзе-башы акайган ире атылып керә:
– Хатын, синең пилмәннәр бер-берсен яратышканын күргәнең бармы?!!
***
Фермер хатыны белән караватта ята.
– Син яңа сөрелгән җир кебек йомшак һәм җылы!
– Шулай шул. Хәзер үк эшкәртергә тотынмасаң, мин ул җирне арендага бирәм.
***
Хатын ире белән талаша һәм бөтен эш өчен акча сорый башлаячагын әйтә.
Ире:
– Ашарга бир, хатын!
Хатыны:
– 50 сум.
Бернишләп тә булмый, ире түли.
– Күлмәкне үтүкләп бир әле, хатын!
– 30 сум!
Ир түли. Кич йокларга яталар, ир хатынына үрелә башлый.
– 100 сум.
Ир акча эзли башлый, моның 70 сумы гына калган икән. Шуны гына биреп котылмакчы була, хатыны риза түгел.
– 30 сум җитми.
Йокларга яталар... Берзаман ир хатынының кыштыр-кыштыр нидер эзләнгәненә уянып китә.
– Нәрсә эзлисең?
– Сиңа әҗәткә 30 сум эзлим.