Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 30 июнь чыгарылышы

Хәтта кырык елдан соң да сез 2020 елның язында кайда булганыгызны һәм нәрсә эшләгәнегезне әйтә алачаксыз.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 30 июнь чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Мин үземне Робинзон Крузо итеп хис итәм.

Нигә?

Дүшәмбе җитүгә җомганы көтәм.

 

2020 ел. Ана балаларын орыша:

Начар укысагыз, бөтенегезне дә Мәскәүгә кунакка җибәрәм!

 

Безнең ил машиналарының ишеге өч төрле рәвештә була: ачык, ябык һәм «ябылмады».

 

Хәзерге яшьләр элекке буыннан бер дә аерылмый.

Шулай ук олыгаялар.

Шулай ук югары уку йортына керәләр.

Шулай ук беренче тапкыр тәмәке тартып карыйлар.

Шулай ук өйдән чыгып китәләр.

Шулай ук өйләнәләр.

Шулай ук бала табалар.

Әмма элек шушы тәртиптә булса, хәзер бары тик кире тәртиптә генә.

 

Әби белән бабай вафат була. Икесен дә оҗмахка билгелиләр. Яшел үлән, якты, рәхәтлек… Бабай әбинең башына биреп ала.

Нәрсә булды?

«Иртән ботка аша, иртән ботка аша, организмга файдалы», — дип утырмаган булсаң, без инде егерме ел шушында булыр идек.

 

Судья — шаһит хатын-кызга:

Сезгә ничә яшь?

Ханым уңайсызланып кала.

Судья:

Әгәр сез әйтергә теләмәсәгез, мин залдагылардан сезгә ничә яшь биреп була икәнен сорыйм.

 

Идән җыештыручы көчләделәр дип гариза язган. Тикшерүче сораштыра башлый.

Мин идән юа идем, ул арттан килде дә көчләде.

Ә нигә качарга тырышып карамадыгыз?

Кая качасың? Артта ул, бер якта култыкса, икенче якта стена!

Ә алда?

Идәннәрне юган гына идем, анда бассаң, аяк эзе кала бит.

 

Галия, синең фигураң бик матур, ничек үзеңне саклый алдың шулай?

Мин бит халык биюләре белән шөгыльләнәм.

Ә-әә. Кайсы халыкларныкы?

Стриптиз.

Стриптиз халык биюемени ул?

Мин белмим, сезгә ничектер, ә халыкка ошый.

 

Әти, минуска эшләү нәрсә ул?

Менә кара. Мин электрик, күрше хатынга розеткасын ремонтлап бирәм, ә ул миңа үзе белән түли.

Ә минусы кайда?

Венерологта дәвалау өчен ул түгел, мин түлим.

 

Бер ир чит илгә эш белән чыга. Берочтан ял итә, ашый, эчә. Акчасы кала моның. Караса — урамда фахишәләр. «Булган, булган!» — ди дә бу, иң матур фахишәне сайлап ала.

Бик ошый инде моңа. Чыгып бара бу шулай фахишә яныннан, нәрсәдер исенә төшә дә лач итеп төкерә. Полицейский килеп чыга да моңа 500 евро штраф сала.

Өенә кайткач, хатыны моннан сораштыра башлый. Ир мактый чит илне, мактый…

Хатыны:

Син мине анда бер булса да искә алдыңмы соң?

Бер тапкыр алдым. Әмма анда да 500 сум штраф түләттеләр.

 

Бер ир утын күтәреп барган әбине очрата.

Әби, әйдә мин сиңа булышам!

Ир утыннарны күтәреп алып чыга. Әби:

Мин сихерче хатын. Миңа ярдәм иткәнең өчен өч теләгеңне үтим. Нәрсә кирәк сиңа?

Ир:

Ак «Мерседес»!

Минем утынны алып киткән җиргә бар, шунда ак «Мерседес» булачак.

Ир шакката.

Ике катлы йорт, бассейны белән!

Яхшы. «Мерседес»та карта булыр. Шунда синең йортың торган урын булачак.

Тагын? Минем искиткеч матур, яшь хатыным булсын иде!

Ярар, улым. «Мерседес»та хатының утырып торачак. Җитте, өч теләк кенә! Тукта, улым, кая киттең?

Нәрсә иде, әби?

Мин синең теләкләреңне үтәдем, минем дә бер теләгем бар иде. Ирем бик күптән үлде, минем дә ир назын татып карыйсым килә. Шуны гына эшлә.

Ир йөзен җыера, аннары уйлый: нигә инде шулкадәр яхшылык эшләгән әбине кире кагарга? Һәм әбинең теләген үти.

Ярар, әби, киттем! — ди дә «Мерседес»ы янына йөгермәкче була.

Тукта, улым!

Нәрсә инде, әби!

Сиңа ничә яшь соң?

Утыз.

Утыз яшь икән инде, улым, сиңа, ә әкиятләргә ышанасың икән әле!


Әни, сез мине кәбестәдә тапкансыз икән, дөресме ул?

Дөрес, улым.

Ә әти әйтә, челән оясында тапкансыз икән.

Анысы да дөрес.

Ә кайсыгыз дөресен сөйли соң?

Бүген кәбестә түтәле арасында, кичә челән оясында, өченче көн гараж артында аунап ята идең. Эчүдән туктарга вакыт инде.


Сталин тартырга яраткан. Сәламәтлек саклау министрлыгы аны кисәтергә теләгән, әмма курыккан.


2020 ел. Халыкка башка тыяр әйбер калмаганын аңлагач, депутат урамдагы эткә тибеп җибәрде.


Кадерлем, син мине яратасыңмы?

Яратам.

Ничек?

Ничек кенә гаҗәп булса да.


Ир белән хатын талаша.

Хатын:

Син минем иң матур елларымны урладың!

Әгәр бу синең иң матур елларың икән, киләчәктә сине ни көткәнен күз алдына китерергә дә куркыныч.


Мин хатын-кыз, ашарга пешерүче түгел!

Мин ир кеше, акча табучы түгел!

Нәрсә дисең син, дивана?

Ә-ә… Мин шундый уен уйныйбыз дип торам.


Яшь кияүгә — дусты:

Синең хатыныңдагы өч әйбер ошады.

Нәрсәләр ул?

Иякләре.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100