Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 29 июнь чыгарылышы

Балаларга «мин җәйге каникулларны ничек уздырдым» дигән инша язарга кушкан укытучы күз яшьләре белән елады. Ул каникулларны ничек уздырырга икәнен аңлады, әмма инде еллар узып киткән.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 29 июнь чыгарылышы
Эрнест Дышаев, "Чаян" журналыннан

Доктор! Миңа ярдәм итегез! Акчасыннан тормас идем!

Ярар. Акчасын алдан биреп куй. Алайса ничә кешегә ярдәм иттем — моргта яталар аннары танымаганга сабышып.


Полиция җир асты юлында дипломнар сатуда шикләнелүчеләрне тоткарлады. Документларын тикшергәннән соң, хокук бозу факты ачыкланмады, дип белдерде сержант, икътисад фәннәре докторы Вәлиев.


Доктор Айболит катлаулы операция ясый — ун сәгать буе озынборынга яңа канат тегә.

Бар, оч рәхәтләнеп, Нәни Озынборын, канатларыңны сакла, яшә кинәнеп!

Арып йокларга ята да, шапылдатып битенә суга:

Кабәхәт, шушы булдымы рәхмәтең!!!


Берәү телевидениегә шалтырата:

Исәнмесез! «Авылга арт белән!» тапшыруы кирәк иде.

Бездә андый тапшыру юк.

Ни булмасын? «Шәһәргә йөз белән» тапшыруы авылга кайсы ягы белән тора?


Укытучы — укучыларга:

Хәзер мин сезгә Пифагор теоремасын исбатлап күрсәтәм.

Кирәкми, без сезгә болай да ышанабыз.


Мин партадаш кызны яраттым, без кавыштык, балабыз туды.

Аннары?

Аннары безне күчереп утырттылар.


Кызым, яхшы укысаң, компьютер алырбыз.

Начар укысам?

Начар укысаң, пианино алырга туры килер.


Секретарша директор янына керә:

Минем хезмәт хакымны аена 100 мең сум итәсез икән.

Кем әйтте аны?

Гинеколог белән адвокат.


Пенсионерка банкка кергәннән соң 6 кассаның да буш һәм кабул итәргә әзер икәнен күргәч, тавыш чыгарырга дип поликлиникага китеп барды.


Пенсиягә чыккач нишлисең?

Иртән иртүк автобуска утырып, шәһәрнең бер башыннан икенчесенә йөри башлыйм.


Безнең ресторанда бер ир кеше күзе алдында бер хатынны буып үтерде.

Беркем дә ярдәм итмәдеме?

Юк. Бөтенесе дә алар ниндидер заманча бию башкара дип уйлаган.


Американнар, нәрсәдер бик кирәк булса, «эшлә яки үл» (Do or die) дип әйтә. Ә без «үлсәң дә эшлә» дибез.


Матур кыз, әгәр мин шагыйрь булсам, сезгә шундый матур шигырьләр язар идем. Рәссам булсам, портретыгызны ясар идем. Әмма мин мебель фабрикасында каравылчы булып кына эшлим, шуңа күрә эш урынындагы караватны гына тәкъдим итә алам.


Файдалы киңәш: авылда төнге дискотекадан чыкканнан соң башны күтәреп йолдызларга карасаң, борыннан кан агудан туктый.


200 сумнан да арзанрак торган колбасаны ураза вакытында да ашарга ярыйдыр, ул ризык булып санала аламы?


Син нәрсә ясадың?

Сыерчык оясы.

Ә нигә тишеге юк?

Сыерчык инде эчтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100