Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 28 июнь чыгарылышы

Перфоратор — безнең халыкның милли уен коралы.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 28 июнь чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Әти, бүген мәктәптә прививкалар ясадылар.

Нәрсәгә каршы?

Ихтыярыбызга каршы. Беркемнең дә ясатасы килмәгән иде.

 

Ир кайтып керсә, хатыны компьютер каршында шәраб эчеп утыра, нәрсәдер мыгырдана.

Ир:

Берүзең эчеп утыра башладыңмыни инде?

Комачаулама әле, безнең онлайн девичник.

 

Ике ир очраша. Берсе икенчесенә:

Нигә син шундый? Ябыккансың, күгәргән эзләр дә бар кебек.

Әй, булды инде. Кыйнадылар, акчаны алдылар…

Кемнәр икәнен танып калдыңмы соң?

Ә нәрсәсен таныйсың инде хатын белән әбине?

 

Әти, әни, мин үзем генә яши башларга булдым.

М-м… Син инде зур, егет, горурлыгыбыз безнең!

Рәхмәт! Сезнең әйберләрне ишегалдына чыгарып та куйдым. 

 

Хатын иренә:

Минем туган көнемә нәрсә бүләк итәрсең икән?

Ишегалдында күрәсеңме әнә өр-яңа, кап-кара машина!

Әйе! Рәхмәт, кадерлем! Ышана да алмыйм… Чынмы?

Әйе! Менә шундый төстәге колготкилар алдым.

 

Безнекеләр тагын футболда җиңелде.

Аның каравы, безнекеләр сайлауларда һәрвакыт җиңә белә.

 

Миңа гади карандаш бир әле.

Мә.

Бу бит кызыл карандаш!

 Нәрсә, кызыл карандаш синең өчен катлаулымыни?

 

Кыз егеткә:

Син төзәләм, бөтенләй икенче кеше булам дигән идең бит.

Мин бөтенләй икенче кеше булдым, әмма ул кеше дә кабәхәт булып чыкты.

 

Вәли, улыңа нинди сәер исем куштың син?

Рубль дип куштым.

Нигә?

Гел егыла бит.

 

Мин әйбәт хатын. Бүген бер исереккә дә йөз сум биреп киттем.

Ә ирең нәрсә диде?

Нәрсә дисен, рәхмәт әйтеп калды.

 

Кызым, бу пәрәмәчләрне урман аша узып, әбиеңә илтәсе.

Ярар, әни.

Исеңдә калдыр — ит белән булганнарын - 50, бәрәңге белән булганнарын 30 сумнан сатасы.

 

Сиңа нигә кирәк соң яңа тун?

Искесен көя ашап бетерде.

Көягә ошый, ә сиңа ошамыймыни?

 

Зоопарк директоры янына бер кеше керә.

Сезнең читлектәге арыслан әллә нинди. Авырумы әллә ул?

Юк. Безнең арыслан чирләп китте, шуңа күрә без каравылчыны арыслан итеп киендердек.

Ә, шулаймыни… Алайса ул кешенең нигә шулай эче китә?

Чөнки читлектәге икенче арыслан — чын арыслан.

 

Ирләр bluеtооth кебек — якын булган саен, элемтә яхшырак. Ерагаюга, башкасын эзли башлый. Хатын-кыз wi-fi кебек — бөтенесен дә күрә, әмма иң көчлесенә тоташа.


Ваннадагы кайнар су Вәлине ярты елга иртәрәк сөйләшергә өйрәнергә мәҗбүр итте.


Кадерлем, бүген без синең белән ярамаганны да эшләячәкбез…

Нольгә бүләбезмени?


Кечкенә классларда малайлар матур кызларның башларына сумка белән суга, аннары зур үскәч, нигә бөтен матур кызлар да надан дип аптырый.


Урынбасар — директорга:

Мин зур акча экономияләү ысулын уйлап таптым.

Эштән китәсеңмени?


Андрей Малахов хатынын сөяркәсе белән тоткач, икесен дә үз тапшыруына кунакка чакырды.


Ленин бабай, анда синең яныңа кунаклар килгән!

Нәрсә алып килгәннәр?

Балык.

Күпме вакыт килгәннәр?

Ике атна.

Барысын да балаларга!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100