Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 27 сентябрь чыгарылышы

Кызыклы эштә кызыклы төшләр дә керә!

news_top_970_100
Мәзәкләр: 27 сентябрь чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Кеше өч әйберне берничек тә эшли алмый: башындагы чәч бөртекләрен саный алмый, күзен сабын белән юа алмый, телен чыгарган килеш сулый алмый.


Ярар, сулый ала икән, телеңне кире тык, кеше карап тора алайса.

***

Мин кечкенә чакта әнидән песи баласы сорагач, ул: «Зур үскәч, сарык алып кайтсаң да сүзем юк!» - дигән иде. Шулкадәр белеп ничек әйткән диген!

***

Телсез чаңгыда шуарга чыгып китә. Моңа күршесе очрый. Ишарәләр белән сорый:

— Кая барасың?

Телсез чаңгыда шуам дип күрсәтә.

— Аңладым… Ә чаңгыны нәрсәгә алдың?

***

Бер хатынның ишеген шакыйлар. Караса — бер ир.

— Син кем?

— Сантехник.

— Ә нигә шулай соң?

— Ә мин кунача.

***

— Әни, суалчанны икегә бүлсәң, ул ике өлеш бер-берсе белән дус булачакмы?

— Синең белән — юк.

***

Бер егет мотоцикл урлап тотыла. Моннан сорыйлар.

— Ник урладың?

— Мин урламадым да. Барам урам буйлап — мотоцикл тора. Әйләнеп узмакчы идем — ара калмаган. Сулдан да юк, уңнан да юк. Мотоцикл аркылы атлап чыкмакчы булган гына идем, ул кабынып китте дә мин утырып киттем. Ярый әле участковый туктатты.

*** 

Бер кеше сыер сатып ала. Ни гаҗәп — сыеры үгезне якын китерми. Тегеләй итеп карый, болай итеп — юк инде. Бу моны ветеринарга алып бара.

— Сыер әйбәт, сөте дә шәп. Менә үгезне китерәсең икән — артын стенага тери дә куя. Якын җибәрми. Ни хәл икән бу.

— Хм… Ә сез аны Уфадан сатып алмадыгызмы?

— Әйе! Каян белдегез?

— Минем хатын шуннан.

***

Ир белән хатын телевизор карап утыралар. Прокладка рекламасы бара: «Сулый торган прокладкалар кулланыгыз!» Ир үзалдында мыгырдана:

— Мескеннәр… Нәрсә сулыйлар икән соң алар?

***

Ир төнлә кайтып керә. Хатыны мырламасын дип кухняга кереп ята. Берзаман йокы бүлмәсендә хатыны акырган тавышка атылып керсә — ниндидер ир тәрәзәдән сикереп юк була.

Хатыны чиный:

— Ул мине ике тапкыр көчләде!

— Нигә беренчесеннән соң ук кычкырмадың?

— Мин аны син дип торам. Икенче тапкыр керешкәч кенә син түгел икәнен аңладым.

**

— Вәли, әйдә музыка-музыка итеп уйныйбыз!

— Ничек ул?

— Мин скрипкаң булам, ә син мине таягың белән иркәлә.

— Таяк белән иркәләргә мин каршы түгел, әмма син скрипкага караганда күбрәк контрабасны хәтерләтәсең.

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Малайны авылга алып кайтып куялар. Саф һава, табигать, башкасы. Малай башта тавыш чыгара — уйнарга эте юк. Бабай белән әби аңлаталар — менә сарык белән дә уйнарга була. Малай аңа ипи ашата башлый, сарык кулга ияләнә, эт кебек артыннан чабып йөри. Малай сарыкка шәһәрдәге этенеке кебек исем дә куша — Шерри.

Әмма бабайның максаты бер генә дә сарыкны тик йөртү түгел. Вакыты килеп җиткәч, сарыкны чалалар. Аш пешерәләр. Малай урамнан кайтып керә, моңа әйтәләр — сарыкны чалдык, аш пешердек.

Малай ашка карап тора-тора да:

— Шерри, сиңа анда эссе түгелме?

***

Тулай торакта булган хәл. Бер егет кызлар бүлмәсенә исерткечләр алып керә, кызларны сыйлый. Аннары кызларга бәйләнә башлый, тегеләренең ачулары чыга. Фольганы ваклыйлар да ашына сибәләр. Бу исерек булу сәбәпле, ашны ашап та бетерә, кызлар карасалар — аш инде ашалып беткән. Болар куркалар да егеткә әйтмиләр. Ә егетнең икенче көнне тизәк анализы бирәсе була.

Икенче көнне егет бүлмәдәшенә зарлана: «Әллә нинди дивана табиблар бар инде! Тизәк анализы биргән идем, психиатрга юллама биреп җибәрделәр, шунсыз карамыйбыз дип әйттеләр».

***

Контактлы зоопаркка чират. Бала әнисеннән сорый: «Әни, анда нәрсәләр бар соң?» Әнисе аңлата башлый: «Күселәр, кәҗәләр…» ди дә төртелеп кала. Баласы: «Әни, ә әти дә шундамы?»



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100