Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 27 июнь чыгарылышы

ОБЖ укытучысыннан имтихан: класска ут төртә дә, беренче булып йөгереп чыкканнарга "бишле" куя.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 27 июнь чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Хатын, карале, нинди матур көн! Килешәсеңме?

Шуннан? Нәрсәгә әсәрләндең шулай?

Бер матур көнне мин чыгып китәрмен дигән идең.


Кыз егетенә:

Мин колакка тагын бер тишек тиштердем.

Яхшырак ишетә башладымы соң?


Николай Валуевны чаккан елан, аның кыяфәтен күргәч, агуын кире суырып алган.


Документларың бармы?

Ике паспорт.

Безнеке һәм загран?

Юк, суыткыч белән телевизорныкы.


Хатын, мин эчүне ташлыйм.

Ә кем миңа матурым дип әйтер икән?


Ике аучы кабан атарга китәләр. Бераздан берсе авылга кабан өстерәп кайтып керә.

Вәли, ә Гали кайда?

Ялгыш пуля тиде, шунда егылып калды.

Ә нигә син кабанны алып кайттың, ә Галине калдыргансың?

Кабанны урлаулары бар, ә Галине кем урласын?


Кызым, синең тәмәке тартканыңны күргәннәр.

Тагын кайсы күрше әбисе белән исәнләшми үтеп киткәнмен икән инде?


Режиссер белән актриса түшәктә яталар. Актриса, елап:

Нигә син башта ук мультфильмнар төшерүче режиссер икәнеңне әйтмәдең?


Ир роддомга баласын алырга килә. Шәфкать туташы баланы алып чыга:

Сезнең баламы?

Ир, каушап:

Одеялы минеке инде.


Кыз белән егет капка төбендә утыра.

Кыз:

Миңа берәр матур сүз әйт әле!

Тавыгым минем!

Нигә тавык?!

Чөнки син йомырка өстенә утырдың.


Хатын иренә:

Йокы бүлмәсенә пәрдәләр алырга кирәк. Безнең каршыдагы йорттагы фатирда яшь егетләр яши башлаган.

Сине бер күрсәләр, пәрдәне үзләре сатып алалар алар.


Табиб иргә:

Сезнең тещагыз сау-сәламәт. Менә рентген снимоклары, анализлар — барысы да шул хакта сөйли.

100 процент дөрес булсын өчен, ярып карап та булмыймы соң?


Яңа өйләнгән егет:

Буйдак чагымда бөтен әйберләр кайсы кайда аунап ята иде. Хәзер бөтен әйберләрем тәртип белән җыештырылып, мин эзләп тә таба алмаслык урыннарга куелган.

 

Паспортымны урладылар.

Полициягә бардыңмы?

Бардым. Алар урламадык, диләр.

 

Авыру операция өстәлендә ята. Анестезиолог керә, авызыннан спирт исе килә, чайкалып-чайкалып китә, укол әзерли башлый. Авыру, коты алынып:

Доктор, сез бит исерек!

Минме исерек? Хәзер менә хирург керә, күрерсең исерек нинди була икәнен!


Ресторанда.

Нәрсә аласыз?

Минем башта менюны укып карыйсы килгән иде.

Менюны бирмибез. Укыйсың килсә, китапханәгә бар.

 

Клаустрофобия — ябык бүлмәләрдән курку дигән сүз. Миндә дә бар ул. Кичке уннан соң сыра алырга кибеткә барганда ябык булыр дип куркам.

 

Ике ахирәт тормыш фәлсәфәсе турында сөйләшә:

Менә бәхет ул эшкә яратып бару һәм эштән яратып кайту дип әйтәләр.

Эшкә йөрергә яратам мин. Эштән кайтырга да яратам. Менә шул эшкә бару белән эштән кайту арасындагы сигез сәгатьтән гарык!

 

Тәмле ризык — хатын түгел. Ул хыянәт итми.

Итмәс бар! Бервакыт миңа шаурма шундый итеп хыянәт итте — бәдрәфкә йөгереп барып җитәргә дә өлгерми калдым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100